Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәт районы Елховой авылын су баса

Су дәрәҗәсе 1 метрдан артык күтәрелгән.

Әлмәт районының Елховой авылында су басу 3 апрельдә башланды.

Оператив мәгълүматлар буенча, су дәрәҗәсе 1 метрдан артыкка күтәрелгән. Торак пунктның түбәнлектә урнашуын исәпкә алсак, бу хәл көтелгән булган.

Җирлек башлыгы сүзләренчә, 2022 һәм 2023 еллардагы су басудан соң эрегән суларның агып чыгу картасын эшләгәннәр, 12 урында агынты торбалар урнаштырылган. Шулай ук чокырлар казыганнар һәм елганың су агымын арттырганнар. Кызганычка каршы, кабул ителгән чаралар быелгы суның көченә һәм күләменә каршы килмәде.

Урынга Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Каюмов чыкты. Ул җирлекне карап чыкты, халык һәм хезмәтләр белән аралашты:

- Су басу аркасында Елхово авылы халкы авыр  хәлдә калды. Җирле үзидарә һәм җаваплы хезмәтләр органнары тарафыннан су басуны бетерү һәм көнкүреш мәсьәләләрен хәл итү өчен барлык кирәкле чаралар күрелә. Вәзгыять район башлыгы Тимур Нагуманов контролендә. Мөмкин булганның барысын да эшләячәкбез, - диде башкарма комитет җитәкчесе.

Фото: Әлмәт муниципаль районы башлыгының матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса