Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагуманов: «Хәзер тынычлык саклау мөһим»

Тимур Нагуманов үзенең телеграм-каналында әлмәтлеләргә мөрәҗәгать итте.

Бүген иртән «Алабуга» махсус икътисади зонасындагы тулай торакка һәм Түбән Камадагы нефть эшкәртү комплексына пилотсыз очу аппаратлары һөҗүм итте. Хәзерге вакытта 7 зыян күрүче турында хәбәр ителә, тормыш өчен куркыныч юк.

Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагуманов шәһәр һәм район халкына мөрәҗәгать итте. "Хөрмәтле әлмәтлеләр, мондый мизгелләрдә мәгълүматның рәсми чыганакларына гына мөрәҗәгать итү аеруча мөһим, чөнки күп кенә ялган хәбәрләр барлыкка килә. Хәзер тынычлык саклау һәм паникага бирелмәү мөһим", - диелә хәбәрдә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса