Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттән махсус хәрби операция зонасына 20 нче гуманитар конвой озатылды

Волонтерлар белән телефон номеры буенча элемтәгә керергә мөмкин: 8 (8553) 26-01-01.

Иң кирәкле әйберләр белән тулы фура: квадрокоптерлар, төзелеш материаллары, шәхси посылкалар, азык-төлек, маскировка челтәрләре, эчәр су, җылы әйберләр, медикаментлар һәм башка күп нәрсәләр безнең хәрбиләргә 1233 һәм 430 нчы полкларга озатлды дип хәбәр итә Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагуманов. 

"Безнең тирәдә игелекле һәм ярдәмчел кешеләр күп. Бу егетләргә көннән-көн ярдәм итүдән күренә. Ваемсыз булмаган волонтерлар окоп шәмнәре ясыйлар, активистлар кыр шартларында тиз әзерләнә торган әйберләр,  җылы кием һәм азык-төлек белән посылкалар җыярга булышалар. Әлмәт предприятиеләре, җәмәгать оешмалары һәм гади гражданнар безнең хәрбиләр һәм аларның якыннары белән иңгә-иң торалар. Ярдәм һәр яктан күрсәтелә һәм тулы Җиңүгә кадәр дәвам итәчәк!", диде Тимур Нагуманов.

Исегезгә төшерәбез, «Үзебезнекеләрне ташламыйбыз» штабы көн саен эшли, сугышчыларыбыз өчен кирәкле булганның барысын да кабул итә. Теләге булган һәркем җиңүгә үз куллары белән өлеш кертә ала.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса