Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Электрга бәяләр артамы?

Редакциябезгә кайбер мәсьәләләрдә ачык-лык кертүне үтенеп мөрәҗәгать итүчеләр байтак. Әле шушы көннәрдә генә Фәридә исемле пенсионер ханым Әлмәт җирлегендә электр энергиясе өчен билгеләнгән түләүләргә кагылышлы соравын юллады.

- Электр энергиясе өчен түләүләрне быелдан арта дигәннәр иде. Авылда да йортыбыз бар. Анда да коммуналь хезмәтләр өчен квитанцияләр килә. Авылда электр энергиясе өчен кимрәк түлибез. Беркөнне күршем «хәзер авылда да түләүләр шәһәрнеке кебек булачак» диде. Бу чынлыкта да шулаймы икән? Шуңа ачыклык кертсәгез, бик рәхмәтле булыр идек, - диде әлмәтле. 

«Татэнергосбыт» җәмгыя-тенең Әлмәт филиалы җи-тәкчелеге безгә түбәндәге җавапны бирде: 
- Татарстанда 2024 елга халык өчен электр энергиясен куллануга тарифлар махсус карар нигезендә расланды. Тиешле карар хокукый мәгълүмат порталында бастырылган, аның белән һәркем таныша ала. Чыннан да, быел 1 июльдән электр энергиясенә түләүләрдә арту күзәтеләчәк. Документ нигезендә, электр энергиясе өчен бер ставкалы тариф, НДСны исәпкә алып, киловатт-сәгатенә 4,68 сумнан 5,09 сумга кадәр артачак. Ә электр плитәләре яки электр җылыту җайланмалары булган йортлар өчен бу күрсәткеч киловатт-сәгатенә 3,58 сумнан 4,10 сумга кадәр артачак. Авылларда исә тариф киловатт-сәгатенә 3,28 сумнан 3,57 сумга кадәр артачак.

Электр энергиясен сарыф иткән өчен азрак түләүнең күп кенә ысуллары барлыгы да мәгълүм. Белгечләр электр көнкүреш җиһазларын кулланып бетерүгә шунда ук электр челтәреннән аерырга киңәш итәләр. Яктылык таралышы көйләнелә торган галоген лампалар куллану энергияне 30 процентка кадәр экономияли. Энергия саклаучы лампалар кызып эшли торган лампаларга караганда ун мәртәбә озаграк хезмәт итә, ә электр энергиясенә 80 процентка кадәр экономия ясый. Белгечләрдән тагын бер киңәш - суыткычны җылылык чыганагына якын урнаштырмагыз, чөнки суыту камерасы салкынлык тудыру өчен күбрәк энергия сарыф итәчәк.

Резеда Исмәгыйлева әзерләде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса