Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Каникуллар күңелле һәм файдалы узсын

Табигатьтә яз хакимлек итә. Кыш буе укып арыган балалар, ниһаять, каникулга китәчәкләр.

Озын яллар башланыр алдыннан районның мәгариф идарәсе белән берлектә балаларга юл хәрәкәте куркынычсызлыгы турында әң-гәмәләр үткәрелеп, тормыш иминлеге нигезләре, кичке якта җә-мәгать урыннарында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре төшендерелде, елга буйларында һәм сулыкларга якын урыннарда үзеңне ничек тотарга кирәклеге турында күрсәтмәләр дә бирелде. 

Елдагыча, укучыларның ял иткән чорында ЮХИДИ хезмәткәрләре белән берлектә оештырылып килүче «Язгы каникуллар» профилактик чарасы да старт ала. Ул 23 мартта башланып 1 апрельгә кадәр дәвам итәчәк. Бу көннәрдә ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан рейдлар оештырылачак. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган җәяүле балалар аеруча игътибар үзәгендә булачак.

2024 елның ике аенда гына да республика юлларында 16 яшькә кадәрге балалар катнашында 56 юл-транспорт һәлакәте теркәлгәне мәгълүм. Шуларда ике бала һәлак булып, 60 бала төрле авырлыктагы тән җәрәхәте алган. Җәяүле балалар катнашындагы юл һәлакәтләрендә исә 29 бала зыян күргән. Әлеге аянычлы күрсәткечләр каникуллар вакытында балаларга сак, әти-әниләргә аеруча игътибарлы булырга кирәклеге турында искәртә.
Юл куркынычсызлыгын профилактикалау чараларын оештыру инде башланып китте. Шушы көннәрдә М.К. Таһиров исемендәге 1 нче лицейда «Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесенең Әлмәт шә-һәрендәге территориаль идарәсе профилактика бүлеге начальнигы Лилия Рәфыйгуллина балалар белән әңгәмә үткәрде. Башлангыч сыйныф укучылары өчен юл куркынычсызлыгы тематикасы буенча театр постановкасы да куелды. 

Һәр бала, нинди генә яшьтә булса да, гади генә булган янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре турында да белергә тиеш. Электр-газ приборларын кулланганда, телевизорларны кабызганда, үтүк, чәйнекләр кулланганда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәргә онытмаска кирәк. Моннан тыш зур биналар яныннан ераграк йөрү, түбәдән боз-кар төшү куркынычы барлыгын да истән чыгармау зарур. Юкса, каникуллар күңелсез тәмамланырга мөмкин.          Язгы каникулларыгыз кызыклы һәм файдалы гына уза күрсен, балалар. 
 

Резеда Исмәгыйлева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса