Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәт районы башлыгы: әлмәтлеләр илебез язмышы белән кызыксына

РФ Президентын сайлаулар тәмамланды. РФ Үзәк сайлау комиссиясе мәгълүматлары буенча, протоколларның 55% эшкәртелгәннән соң Владимир Путин 87,28% тавыш җыйган.

Мондый зур вакыйга тәмамлану уңаеннан Әлмәт һәм Әлмәт районы халкына социаль челтәр аша район башлыгы Тимур Нагуманов мөрәҗәгать итте.

"Рәхмәт сезгә, хөрмәтле сайлаучылар, сез мөһим сәяси вакыйгадан читтә калмаганыгыз һәм актив гражданлык позициясен күрсәткәнегез өчен. Сайлау участокларына килдегез һәм тавыш бирүдә катнаштыгыз!"- диде Тимур Нагуманов.

Район башлыгы хокук саклау органнары хезмәткәрләренә аерым мөрәҗәгать итте. Ул участокларда тавыш бирүчеләр өчен уңайлы һәм имин шартлар тәэмин иткәннәре өчен рәхмәт белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса