Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Хезмәтне саклау бурычы аларга йөкләнгән

Татнефть Профсоюзның «Хезмәтне саклау буенча иң яхшы вәкаләтле вәкил» смотр-конкурсы производство куркынычсызлыгы өлкәсендәге нормалар һәм кагыйдәләрне үтәүгә җәмәгать контроле ышанып тапшырылган уполномоченныйлар арасында иң көчлеләрне билгеләде.

«Татнефть-АЗС Центр» ҖЧҖ, «Татнефтегазпереработка» идарәсе һәм «ТаграС-ЭнергоСервис» ҖЧҖ хезмәткәрләре иң яхшылар булып танылдылар. 

Иң яхшы уполномоченный исемен алу өчен «Татнефть» компанияләр төркеме һәм «ТаграС» нефть сервисы предприятиеләреннән үзләрендә алдан сайлап алуны уңышлы узган 20 вәкаләтле вәкил көч сынашты. 

Көн дәвамында «Татнефть - Кадрлар әзерләү үзәге»ндә белгечләр индивидуаль биремнәрне үтәп, үзләре өчен булдырылган шартларда белем һәм практик күнекмәләрне кулланырга әзерлекләрен күрсәттеләр. Конкурс хезмәтне саклау буенча вәкаләтле вәкилләрнең профсоюз вәкилләре буларак статусын ныгытуга, под-разделениеләр арасында куркынычсыз хезмәт ысулларын һәм алымнарын популярлаштыруга һәм таратуга юнәлдерелгән иде.
Конкурста катнашучыларга беренче этапта хезмәтне саклау һәм вәкаләтле вәкил-нең производство эшчәнлеге таләпләрен белү дәрәҗәсен билгеләүче 20 сорауга җавап бирергә туры килде.

Икенче этап дүрт гамәли биремнән торды. Реальлеккә якынайтылган шартларда вәкаләтле вәкилләр иң мөһим темалар буенча эш-ләрен күрсәттеләр. Болар - эш урыннарында янаган хәвеф-куркынычларны ачык-лау,  шуларны исәпкә алып индивидуаль саклану чараларын сайлау, объектта куркынычсызлык билгеләрен белү һәм кадалулы җәрәхәт алган вакытта хезмәткәргә беренче ярдәм күрсәтү.
Вәкаләтле вәкилләрнең эш-гамәлләренә Татнефть Профсоюз рәисе Рифдар Хамадьяров, Татнефть Профсоюзның баш техник хезмәт инспекторы Азат Сафиуллин һәм башкалар составындагы комиссия бәя бирде.

Конкурс йомгаклары буенча хезмәтне сак-лау буенча иң яхшы вә-каләтле вәкил исеменә түбәндәгеләр лаек булды:

Александр Витушкин, «Татнефтегазпереработка» идарәсенең технологик җайланмалар операторы;
Никита Артюков, «Тат-нефть-АЗС Центр» ҖЧҖнең ОПС электромонтеры;
Риназ Хәлиуллин, «ТаграС-ЭнергоСервис» ҖЧҖ-нең электр җиһазларын ремонтлау һәм аларга хезмәт күрсәтү буенча электромонтеры.

Иң күп балл җыючы уполномоченный Никита Артю-ков булды. Сынауларны уңышлы узуына шатлануын яшермичә, ул конкурска ай ярым дәвамында бик җитди әзерләнүе турында сөйләде.

- Теориянең дөреслегенә тулысынча инана идем һәм беренче ярдәм күрсәтүне бик яхшы башкарачагымны белеп тордым. Ләкин игътибарны нык туплауны һәм хәлне төптән анализлауны таләп иткән башка биремнәр дә бар иде. Мин аларны да башкарып чыга алдым. Иң яхшы уполномоченный исемен алуыма бик шатмын. Ләкин конкурсның төп әһәмияте шунда, ул белемнәрне тик-шерү өчен бик яхшы форсат булып тора. Хәзер мөһим миссиямне дәвам итә алам, - диде ул.

Бүгенге көндә 2 меңнән артык хезмәтне саклау буенча уполномоченный хезмәттәшләренең производство куркынычсызлыгы нормаларын һәм кагыйдәләрен үтәвен контрольдә тота. Аларның җәмәгать эше ахыр чиктә предприятиенең хезмәтне саклау системасына килеп тоташа. Барлык вәкаләтле вәкилләр дә даими рәвештә укып, белемнәрен күтәреп торалар, зур тәҗрибәгә ия һәм үз коллективларында лаеклы абруй казанган кешеләр.

- Хезмәтне саклау - теләсә кайсы предприятие эшчән-легенең иң мөһим өлеше, дип мин гел кабатлап торам. Һәр хезмәткәрнең уңайлы эш шартлары һәм куркынычсызлыгы нәкъ менә хезмәтне саклауның ничек оештырылуына бәйле. Бу юнәлештә эшне тагын да көчәйтергә һәм вәкаләтле вәкилләрнең тагын да яхшырак эшләве өчен шартлар тудыруга өстәмә игътибар бирергә планлаштырабыз, - дип ышандырды Татнефть Профсоюз рәисе Рифдар Хамадьяров.

Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы Бөтендөнья хезмәтне саклау көнендә - 28 апрельдә узачак.

«Нефтяные вести»  8 нче сан, 28.02.2024 ел

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса