Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Күңел халәте кушканча

Иске Михайловка авыл җирлегендә искиткеч фидакарь кешеләр гомер кичерә. Җитмеш яшен тутырган Тәбрия апа Гобәйдуллина шундыйларның берсе.

Махсус хәрби операция зонасындагы авылдашларына азык-төлек, кием-салым әзерләп җибәрүдә иң актив катнашучының хезмәтен югары бәяләп, авыл җирлеге башлыгы аны Рәхмәт хаты белән дә бүләкләгән.
- Гомерем буе күңелем кушканча эшләдем, яшәдем. Хәзер дә шулай. Кемнәрдер аптырыйдыр да, тик бу минем күңел халәте бит, башкача булдыра алмыйм. Ике энемнең дә уллары бүгенге көндә МХОда, аларны уйлап, алар өчен кайгырмаган көнем юк. Тамаклары тукмы, өсләре бөтенме икән балакайларның дим инде. Алар киткән яклардан ярдәм сорап хәбәрләр килеп тора. Шуларны ишетү белән, йөз утызлап йомыркага токмачын да бастым, биш тартма үлән чәе, йөз данә супершырпысын да әзерләдем. Алланың рәхмәте белән, барлык әйберләр дә егетләребезгә барып җиткән - хәбәрен алдык. Әле менә күптән түгел Юкәледән бер егетебез кайткан иде. Ул минем янга конфет коробкасы күтәреп килгән. Шулкадәрле рәхәт булып китте инде аны күргәч. Хәзер инде менә дәррәү кубып окоп шәмнәре ясыйбыз. Дәшеп кенә торсыннар - көч-кодрәт булганда тырышабыз, барысын да эшлибез. Солдат балаларыбыз туган җирләренә исән-имин әйләнеп кайтсыннар гына инде берүк, - дип изге теләкләрен юллады авыл фидакаре. 

Резеда Исмәгыйлева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса