Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Аналар көтәләр улларын

Ана… Бала… Әнием... Улым… Менә икенче ел инде әлеге сүзләрнең мәгънәләре тирәнәйде, җылырак, эчкерсезрәк төсмер алды, кадере артты.

Әлбәттә, тәкъдирләренә сугыш язылган гаиләләрдә шушы сүзләргә өстәп сабырлык төшенчәсе дә «түргә үтте».
Ничек кенә булса да, яшәү дәвам итә, яз килә. Үз чираты белән бәйрәмнәре дә булып тора. 8 Март бәйрәме Халыкара хатын-кызлар көне дип аталса да, гадәттә без аны Әниләр бәйрәме дип кабул итәбез. Бәйрәм уңаеннан шундый батыр ул үстергән әниләрнең берсе, Мәмәт авылында яшәүче Гүзәл ханым Сафина белән сөйләштек. 

 - Газиз баласы МХОда булган әни бу бәйрәмне нинди хисләр белән каршы ала?  
- Табигатьтә яз булса да, безнең күңелләрдә борчу хисе күбрәк шул инде. Чөнки балаларыбыз бездән бик еракта. Балалар хәрби операциягә китүгә шактый вакыт үтте. Безнең өчен иң зур бәйрәм - ул баламнан исән-сау дигән хәбәр ишетү. Безнең яшәүне балаларын сугышка озаткан аналар гына белә торгандыр. Ләкин язмыш белән килешми чара юк. Яшибез, эшлибез, көтәбез, өмет итәбез. Без хәзер телефон шалтыравын көтеп яшибез. 
- Гүзәл ханым, андагы егетләр өчен тормыш кыйммәтләре шактый үзгәрде. Сез, әни буларак, улыгыз анда киткәннән соң дөньяга, тормышка нинди күзлек белән карыйсыз?
- Аллага шөкер, безнең монда тынычлык. Танклар да юк, снарядлар да шартламый. Ашарга ризык җитәрлек, ни теләсәк шул бар. Ләкин җан тынычлыгы барысыннан да өстен. Без адәм баласына күңел, җан тынычлыгы иң мөһиме икәнен чын-чынлап аңладык. 
- Улыгыз элемтәгә чыкканда нинди сүзләр табасыз да, ниләр турында сөйләшәсез?
- Улым элемтәгә чыккач иң беренче итеп әби-бабайның хәлен сорый инде. «Әни, минем өчен борчылма, әбиләрне кара», ди. Әби-бабай белән үскәнгә күрә, алар аңа бик якын. Күбрәк фотографияләр җибәр әле дип сорый. Сагына инде. 
- Уллары МХОда булган әниләрне бәйрәм белән котлап нинди теләкләр җиткерер идегез?
- Уллары МХОда булган әти-әниләргә мин нык сабырлык, сәламәтлек телим. Бөтен әниләр дә улларын исән-сау каршы алсыннар. Гаиләләрдә балалар ятим калмасыннар. Быелгы язның гөрләвекләре белән илебезгә тынычлык, иминлек килсен.Улларыбыз исән-сау кайтсын.

Әйе, бу кадәр аналарның бәйрәм котлавын да, изге теләкләрен дә Аллаһ ишетми калмас. Улларыгызны исән-имин каршылап, бик күп бәйрәмнәрне бергә-бергә үткәрергә язсын сезгә, Солдат аналары! 

Рәфкать Шаһиев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса