Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Аралар ерак, күңелләр якын

Махсус хәрби операциядә катнашучы якташларыбызга гуманитар ярдәм җыю дәвам итә.

Әле күптән түгел генә Ватанны саклаучылар көне уңаеннан 1232 нче полк солдатларына дип җыелган гуманитар йөкнең исән-имин барып җитүе куанычлы хәбәр булып килеп иреште. 

Махсус хәрби операция зонасының иң кайнар ноктасында хезмәт итүче егетлә-ребез әлмәтлеләргә чиксез рәхмәтләрен белдереп видеоязма да юллаганнар. 

- Бәйрәм алдыннан шундый зур бүләк алу чиксез зур шатлык булды. Туган ягыбыз белән ике арада булган элемтә авыр вакытларда җаныбызны җылыта, Җиңүгә ышаныч уята. Барлык хәрбиләр исеменнән район җитәкчелегенә, «Ассоль» һәм «Мегасети» штаблары волонтерларына, 16 нчы мәктәпкә, Рус Акташы халкына, «Интехлес» җәмгыяте фидакарьләренә, «Бәрәкәт» кибетенә һәм башка күп кенә эшмәкәрләргә, депутатларга чиксез рәх-мәтебезне җиткерәбез, - диләр хәрбиләр. 

Шушы көннәрдә тагын бер куанычлы хәбәр килде. Аны безгә «Чик сакчылары берлеге» Татарстан Республикасы хәрби хәрәкәтләр ветераннары һәм запастагы чик сакчылары төбәк иҗтимагый оешмасының Әлмәт шәһәре бүлеге рәисе Сергей Николаевич Зарубежнов үзе ирештерде. Махсус хәрби операциянең  иң алдынгы сызыгында булган «Ахмат» спецназчыларына да гумконвой исән-имин барып җиткәнен әйтте ул. 

Хәрбиләр «Намус» җәмгыяте тапшырган «Нива» машинасына куанып бетә алмаганнар, чөнки алгы сызыкта һәм кыр шартларында техника  корал кебек алыштыргысыз, ди алар. 

«Ахмат» спецназчылары Әлмәт халкына шулай ук видеоязма юллаганнар. Егетләр Галимовлар гаиләсенә, «Намус», «Электрощит», «Бергә - без көч» («Вместе - мы сила») хәрәкәте, «Ассоль», «Мегасети» штаблары, «Блиндаж шәмнәре» төркеме волонтерларына, Урман Кәләе мәктәбе укучыларына, хәрби хәрәкәтләр ветераннары һәм запастагы чик сакчылары төбәк иҗтимагый оешмасының Әлмәт шәһәре бүлегенә һәм башка күп кенә оешмаларга һәм активистларга игелекле гамәлләре өчен рәхмәтләрен җиткергәннәр.

Мәрхәмәтлелек, изге күңеллелек күрсәтү - Рамазан аенда аеруча саваплы гамәл. Бу изге айда ярдәмгә мохтаҗларга карата игелек кылган һәм юмартлык күрсәткән өчен әҗер-савап күп тапкырлар арттырып бирелгәне мәгълүм. 

Бүгенге авыр көннәрдә туган җирләреннән, гаиләләреннән, әти-әниләреннән аерылып, куркыныч янаган җирләрдәге егетләребезгә без изге теләкләребез һәм эш-гамәлләребез белән генә ярдәм итә алабыз. 

Чын күңелдән аларның исән-имин әйләнеп кайтуларын телибез.


Резеда Исмәгыйлева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса