Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Түбән Абдул авылында капиталь ремонттан соң мәдәният йорты ачылды

1746 елда нигез салынган Түбән Абдул авылы инде 278 ел яши, үсә һәм үзенең уңышлары һәм казанышлары белән сөендерә.

Авыл мәдәният йорты ачылды. Тантаналы ачылышта Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин һәм Әлмәт районы башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Каюмов катнашты.

түбән абдул

"Авылда мәдәнияткә ярдәм итү безнең район, республика һәм тулаем ил эшчәнлегенең мөһим һәм өстенлекле юнәлеше булып кала. Мәдәният йорты бина гына түгел, ул халкыбызның үзенчәлекле мәдәнияте яши һәм сулый торган үзәк. Биредә кешеләр аралашырга, иҗат итәргә, үсеш алырга һәм милли традицияләрне сакларга җыела", - дип билгеләп үтте Айдар Каюмов.

Капиталь ремонт кысаларында мәдәният йортында түбә, фасад ремонтлана, җылыту, эчке бизәү, электромонтаж эшләре башкарыла, җиһазлар  сатып алына.

Авылда мәдәнияткә ярдәм итү мөһим һәм өстенлекле эшчәнлек юнәлеше, нәкъ менә авыл мәдәният учреждениеләре традицияләрне, гореф-гадәтләрне, телне саклаучылар, Татарстанның күпмилләтле халкының үзенчәлеген һәм иҗатын аларсыз  күз алдына китерү мөмкин түгел.

 

Фото: Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса