Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Татарстанда сайлау турында белешмә бирү өчен фатирларга йөрүгә 9,3 мең кеше җәлеп ителә

Татарстанда 17 февральдә Россия Үзәк сайлау комиссиясе тарафыннан эшләнгән «Информ УИК» проекты старт ала.

Ул төбәкнең сайлау комиссияләре әгъзалары сайлаучыларның фатирына киләчәк дигән сүз. РФ Президентын сайлау турында республика халкына фатирдан-фатирга йөрүче 9,3 мең кеше сөйләячәк. Бу турыда ТР Үзәк сайлау комиссиясе утырышында аның рәисе Андрей Кондратьев билгеләп үтте.

«Зур эш башкарылды, 9,3 мең кеше фатирлар буенча йөри башлый», - дип шәрехләде ул. Бу турыда «Татар-информ» хәбәрчесе Александра Давыдова яза.

Россиядә фатирдан- фатирга йөрүгә 328,4 мең кеше җәлеп ителәчәк, дип өстәде Кондратьев. Участок сайлау комиссияләре әгъзалары сайлау турында сөйли, сайлаучылар исемлекләре өчен мәгълүматларны тикшерә, тавыш бирүнең мөмкин булган ысулларын искә төшерә, тавыш бирү датасы, вакыты һәм урыны турында хәбәр итә.

  • Россия Федерациясе Президентын сайлау 8нче тапкыр үткәрелә, быел ул 15, 16 һәм 17 мартта уза. Сайлауга 4 кандидатны – Владислав Даванков («Яңа кешеләр» партиясеннән), Леонид Слуцкий (ЛДПР партиясеннән), Николай Харитонов (КПРФ партиясеннән) һәм Россиянең хәзерге Президенты Владимир Путинны (үзен-үзе тәкъдим итүче) керттеләр.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса