Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Хәтер яши, хәтер мәңгелек

Соңгы совет солдаты Әфганстан җирен калдырып чыкканга 35 ел тулды. Әлеге сугышта 495 әлмәтле катнашкан, шуларның 13 е туган йортларына исән кайта алмаган.

Интернациональ бурычларын үтәгәндә вакытсыз гомерләре өзелгән егетләрнең әти-әниләре әле дә улларын искә алып күз яшьләрен түгәләр. 

Бүген Әлмәттә бер меңнән артык  сугышчы-интернационалист, хәрби бә-релешләрдә булган утыздан артык инвалид гомер кичерә. Сугышның ачысын-төчесен татыган ветераннарны бүгенге көндә «Хәрби туганлык» һәм «Хәтер» җәмгыятьләре үз канат астына алды.  Моннан тыш «Хәтер» тарихи-пат-риотик музее да эшчәнлеген дәвам итә.  
Әлеге музей әфганчыларның үзләренең тырышлыгы белән 1992 елдан оештырыла башлап,  1997 елның июлендә рәсми рәвештә  ачылган. 

Шушы ук вакытта яу кырында һәлак булган сугышчы-интернационалистлар истәлегенә һәйкәл ачылган. Музейның беренче директоры - сугыш һәм хезмәт ветераны, Кызыл Йолдыз ордены кавалеры,  сугышчы-интернационалистның әтисе В.С. Левин булган. Музейда ике меңгә якын экспонат урнаштырылган. 2004 елда офиска һәм музейга капиталь ремонт ясалып,  методист Н.П. Степанова тырышлыгы белән әфган һәм чечен сугышлары чорындагы вакыйгалар берләштерелгән. Бу уңайдан оешма шактый гына матди чыгымнар сарыф итә һәм 2007 елда музейның 10 еллык юбилее тантаналы рәвештә билгеләп узыла. Алдагы елларда локаль конфликтларга бәйле яңадан-яңа экспозицияләр барлыкка килә тора, шул рәвешле музейның  бүгенге көндә яшь буынга патриотик тәрбия бирү юнәлешендә киңкырлы эшчәнлек алып барганлыгын күрергә була. Хәзерге вакытта барлык экспонатлар белән дә электрон рәвештә дә танышырга мөмкин. 

Материалны әзерләгәндә Әлмәтнең «Хәтер» тарихи-патриотик музее сайтыннан фотолар һәм белешмәләр  кулланылды.


Резеда Исмәгыйлева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса