Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Мохтаҗларга ярдәм приюты эшли башлады

Инде хәбәр иткәнебезчә, «Кеше приюты» хәйрия проекты кысаларында Әлмәттә Шевченко урамындагы 1 нче йорт каршында мохтаҗларга ярдәм пункты урнаштырылды.

«Ансар» Хәйрия фонды директоры Руслан Бажутовның сөйләвенә караганда, атна башында анда тест режимында кешеләрне тукландыру буенча хезмәт күрсәтеп караганнар. Дүшәмбе көнне сәгать көндезге бердән икегә кадәр теләге булганнар анда туклана алган. Бу юлы «Мангал» чәйханәсе (Белоглазов урамы, 70 нче йорт) ярдәме белән әзерләнгән 25 порция ризык мохтаҗларга таратылган. Бу көнне төшке ашка карабодай боткасы белән бәрәңге боламыгы каралган булган. Килүчеләрне шулай ук яңа пешеп чыккан камыр ризыклары һәм хөрмә белән дә сыйлаганнар.

Икенче көнне «Ташкент» кафесы (Төзүчеләр проспекты, 39 нчы йорт) 45 кешене кайнар пылау белән сыйлаган.
Шунысын да искәртеп үтәргә кирәктер, проектны тормышка ашыруда «Ансар» Хәйрия фонды, шәһәр һәм район мөхтәсибәте, шулай ук «Меценатлар» бизнес-оешмасы катнашкан, шулай ук ӘМР башкарма комитетының һәм район башлыгы Тимур Нагумановның да ярдәме зур булган.

Шәһәрдә «Кеше приюты» пункты ачылганлыгы турында әле күпләр ишетми калу сәбәпле белеп тә бетермидер. Әмма Шевченко урамындагы 1 нче, 3 нче йортларда яшәүчеләр пункт урнаштыруны үз күзләре белән күреп тордылар һәм инде аның хезмәтеннән файдаланырга да өлгергәннәр. 

Әлмәттә шундый пункт ачылуны күпләр уңай кабул итте. Бигрәк тә бирегә килергә ашкынып торучылар аеруча шат. Шуларның берсе - Сергей Кузьмин павильонның ачылуын зур түземсезлек белән көтә. Сөйләвенә караганда, ул 50 елдан артык бер оешмада баш инженер булып эшләгән. Ә аннары - язмыш сынавы буенча урамда калган.

- Туган авылымда йортым бар иде минем, янгын чыгып, йорт-җирсез калдым. Барыр җирем булмаганлыктан, Шевченко урамындагы йортларның берсендә сукбайлыкта көн күрәм. Тугры дустым - минем кебек үк хуҗасыз эт белән подъездда яшибез. Улым махсус хәрби операция зонасында. «Борчылма, мин кайткач барысы да җайланыр»,- дип тынычландыра инде, - дип сөйли Сергей Кузьмин. Әйтүенә караганда, кайнар төшке ашлар аның өчен чын-чынлап котылу чарасы булачак.

 Сүз уңаенда әйткәндә, хәйрия проекты кайнар ризык таратуга гына исәпләнмәгән. Әйтик, Казанда ул торыр урыны булмаган кешеләр өчен приют рәвешендә дә үсеш алган. 

- Анда алар белән психологлар, табиблар эшли. Шулай ук чәчтарашлар да хезмәт күрсәтә. «Аякка бастыра» алганнарын эшкә урнаштырып, вакытлыча торак бирәләр, - дип сөйли Әлмәттә проектны оештыручыларның тагын берсе Ринат Шәйхидинов. Инициаторлар бездә дә яр-дәм мөмкинлекләре ки-ңәер дип ышаналар.   

«Әзерләгән ризыкларыбыз авыр тормыш хәлендә калган кешеләргә ошавына, шул рәвешле аларның хәлләрен җиңеләйтә алуыбызга без бик шат», - ди Руслан Бажутов. Сөйләвенә караганда, биредә билгеле бер сәгатьләрдә мох-таҗ кешеләр кайнар ризык белән туклана алачак. Ныклап эшли башлагач, көнгә 150 ләп порция таратырга исәпләре. Ризыкларны шәһәребезнең җәмәгать туклануы пунктларында әзерләячәкләр, аннары павильонга алып килеп, бирегә килүчеләргә таратачаклар. Пункт ике өлешкә бүленгән. Берсендә - суыткыч һәм ризыкны сак-лау өчен зур кәстрүлләр, икенчесендә - аны җылыту өчен микродулкынлы мич һәм тәлинкәләргә бүлеп бирү өчен ашханә приборлары. Чәйгә су кайнатып, аның озак вакыт суынмыйча торуын тәэмин итү өчен термопот та бар.
Павильонның икенче бер өлешендә озын өстәл һәм утыргыч куелган. Би-регә килгән «кунаклар» махсус тәрәзчек аша волонтерлар биргән ризыкны кабул итеп алып, шушында ук утырып ашый да алалар. Биредә ашап утырырга теләмәсәң, ризыкны үзең белән алып китә аласың.  

«Кеше приюты» пунктын рәсми ачу якын көннәрдә булачак, шулай да әлегә кулдан килгәнчә тукландыруны оештыруны дәвам итәчәкләр.

Ярдәм итәргә теләге булган барлык кешеләрне проектта катнашырга чакыралар. «Сезнең хәйрия акчаларыгыз мохтаҗларга ризык әзерләүгә тотылачак», - дип ышандыра төп хәйрияче.

Ярдәм күрсәтү өчен теләсә нинди суммада акчаны «Приют Человека» дигән тамга белән Бажутов Руслан Юрьевич исеменә СБЕР 2202 2061 9335 3468 картасына күчерә аласыз.
Гөлфия Ханова әзерләде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса