Колшәрип уңганнары
Гаилә елы уңаеннан Әлмәт җирлегендә гомер кичерүче күркәм гаиләләр белән таныштыруыбызны дәвам итәбез.
Колшәрип авылында гомер кичерүче Альбина һәм Ринат Вәлиевләрне газета укучыларыбыз бик яхшы белә, чөнки Альбина «Деревенская чика» исеме белән чыгыш ясаучы танылган популяр блогер булса, хәзер инде аның тормыш иптәше Ринат та социаль челтәрләрдә үз блогын алып бара башлаган булып чыкты.
Авыл җирлегенә күченеп килеп, үзләренең тырышлыгы белән йорт күтәреп керүчеләрнең тормышын күпләр кызыксынып карап баралар. Кешеләрне иң беренче чиратта әлеге гаиләнең ярдәмчел һәм игелекле гамәлләр кылырга әзер торулары сокландыра. Авыл җирлегендә мондый фидакарьләр булуы торак пунктта яшәүчеләргә дә зур таяныч бит ул.
Арабызда төрле кешеләр яши - сәламәтлекләре какшаган, мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр дә байтак. Андыйларга икеләтә, өчләтә авыр... Кеше хәлен аңлап, язмыш тарафыннан кыерсытылганнарга, мохтаҗларга ярдәм кулы сузу, һичшиксез, изге гамәл. Без инде Вәлиевләрнең озак еллар дәвамында донор булып торулары турында язып чыккан идек. Ә шушы көннәрдә Ринат белән Альбина физик мөмкинлекләре чикле булган бер пенсионер ханымның фатирында ремонт ясарга алынганнар. Бу эшне алар блогер Гүзәл Хөснетдинованың «Гори-гори ясно» проекты кысаларында тормышка ашырганнар булып чыкты. Бу турыда белгәннән соң, Ринат белән Альбинаның ничек итеп ремонт ясаганнарын үз күзләребез белән карап кайтырга булдык. Без килеп кергәндә блогерлар мәш килеп обой ябыштырып яталар иде инде.
- Гаилә елында игълан ителгән әлеге проектта бик теләп катнашабыз. Бу үз чиратында гаилә эчендәге үзара мөнәсәбәтләрне ныгытуга, аның кыйммәтләрен саклап калуга юнәлдерелгән проект. Аның шартлары буенча проектта катнашучы һәрбер гаилә февраль аенда төрле биремнәр алды һәм билгеле бер чараларны тормышка ашыра башлады.
Күргәнегезчә, Ринат белән безгә аз тәэмин ителгән, ярдәмгә мохтаҗ булган берәр гаиләне табып, аларның фатирындагы бер бүлмәдә ремонт ясарга кирәк иде. Төп шарт - сатып алынган төзелеш материаллары мөмкин кадәр түбән бәядә, әмма башкарылган эш билгеле бер дизайнда һәм заманча стильдә, шул ук вакытта бик сыйфатлы булырга тиеш.
Материалын табу һәм эшен башкару алай кыенлыклар китермәде китерүен, ә менә Әлмәттә чыннан да ярдәмгә мохтаҗ кешене табу авыррак булып чыкты. Социаль яклау идарәсенә дә, башкарма комитетка да шалтыратып белдердек гозеребезне. Ярдәмгә мохтаҗ гаиләләрне алар тәкъдим иттеләр. Гаиләләргә шалтыраткач, араларында «ки-рәкми, ремонт ясамагыз, акчасын гына бирегез, без үзебез ясатабыз» диючеләр дә булды булуын. Физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар тәрбияләүче күп-балалы бер гаиләгә барган идек, анда инде ремонт ясап киткәннәр булып чыкты. «Менә ремонт ясаганнар иде, ләкин безгә мондый гади ремонт ошамый - евроремонт кирәк» дип үз таләпләрен белдерделәр гаилә башлык-лары. Монда инде гел аптырашта калдык. Аллаһының рәхмәте белән бер подписчигыбыз киңәше буенча Надежда Ивановна Кириллованы таптык. Таптык та эшкә дә керештек. Алты сәгать дәвамында иске обойларны куптардык, линолеум сатып алып кайттык, аны җәйдек, торбалар, ишекләр буядык, стеналарны грунтовкаладык. Бер стенаны декоратив штукатурка белән ясадык, асылмалы түбә дә куячакбыз әле. Ике көн эчендә эшләп бетерергә кирәк, - дип аңлатты Альбина Вәлиева. Блогерлар эшләгән арада Надежда Кириллованың үзе белән дә сөйләшеп алдык.
- Фатирда ялгызым яшим. Инвалид булгач, авыргарак туры килә инде. Ирем 2000 елда вафат булды, балаларны үстерү минем җилкәгә төште. Авыру тарихыма килгәндә, шулай бервакыт тавышым бетте, табибка бардым, анализлар бирдем. Казанга да бардым - диагноз куя алмадылар. Аннан гастроэнтеролог мине әйбәтләп тикшерде, соңыннан бавыр авыруы дигән нәтиҗә чыгардылар. 2021 елда операция ясадылар, икенче төркем инвалидлык бирделәр, хәзер тагын рәсмиләштерү узам инде. Ел да узарга кирәк тикшерү, шунысы бик четерекле. Белгечләр юк, көтәргә туры килә. Төрле хәлләр булды - акчасыз да яшәдем. Ринат белән Альбина килеп ремонт ясыйбыз дигәч, ризалаштым. Аларның эш-ләгәннәрен карыйм да сокланам, рәхмәтләр әйтәм инде. Сөйләшеп тә утырабыз бергә. Мондый игелекле гаиләләр булса булыр икән бу дөньяда, - дип куанычын белдерде хуҗабикә.
Чыннан да, «мәрхәмәт-лелек» дигән төшенчә бүгенге көндә кемнәргәдер ят та тоелырга мөмкин, ә кайберәүләр исә моны тормыш кыйбласы итеп алып, кешеләргә яхшылык эшләп, күпме мохтаҗларның күңелен күреп, тирә-юньдәгеләргә шатлык өләшеп, аларның меңләгән рәхмәтләрен ишетеп яши бирә.
Янәшәбездә менә шундый кешеләр күбрәк булса, яшәве күпкә күңеллерәк булыр иде. Позитив, фидакарь Альбина һәм Ринат Вәлиевләр гаиләсенә бәхет һәм иминлек теләп калабыз. Куйган максатларыгызга ирешергә язсын сезгә, Колшәрип уңганнары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа