Кешеләр ышанычы - иң зур бүләк
2000 елдан башлап 2023 елга кадәр Татнефть Профсоюзның алыштыргысыз рәисе булган Гомәр Кәрим улы Яруллин шушы көннәрдә 75 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.
Гомәр Яруллин ике дистә елдан артык вакыт дәвамында Компания хезмәткәрләренең - профсоюз әгъзаларының законлы хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклауга, «Татнефть» җитәкчелеге белән профком арасындагы нәтиҗәле хезмәттәшлеккә саллы өлеш кертте. Ә күмәк килешү күп тапкырлар Россиянең нефть-газ комплексы предприятиеләре арасында иң яхшыларның берсе дип танылды.
Яшел Үзән районының Олы Ачасыр авылы - Гомәр Ярул-линның кече Ватаны. Борынгы, бай тарихлы бу авыл турында вакытында Каюм Насыйри да искә алган. Яруллиннар гаиләсе - тыйнак кына гади крестьяннар Кәрим белән Маһирауза бер байлыклары белән нык горурлана алганнар: аларның тугыз уллары булган.
Сигезьеллык мәктәпне Гомәр яхшы билгеләргә тә-мамлый. Өлкән абыйлары артыннан Яшел Үзәнгә китә, ләкин соңрак С. Орджоникидзе исемендәге хәрби заводка эшкә урнашу теләге белән башка һөнәр училищесын сайлый. ГПТУда бер ел уку егеткә нык тәэсир итә. Ул каты дисциплина, төпле характерның нәрсә икәнен аңлый, иптәшләрен уңайсыз хәлдә калдырмыйча, бер коллектив булып ничек яшәргә кирәклегенә төшенә.
Үзенең алдагы язмышын бәйләгән Әлмәт шә-һәренә Гомәр 16 яшендә килә. Яңа килүчеләрне төрле предприятиеләргә тараталар. Гомәр авторемонт мастерскоена эләгә. Армиядә хезмәт иткәннән соң Әлмәтнең газ (политехник) техникумының кичке бүлегенә укырга керә. Ачык һәм киң күңелле егет таныш булмаган кешеләр арасында югалып калмый. Шулай ук максатка омтылучанлык һәм күпне белергә тырышу кебек сыйфатлары аңа бик нык ярдәм итә. Күпмедер вакыт узуга, Гомәр транспорт трестының иң яхшы комсомол-яшьләр бригадасына бригадир итеп билгеләнә, комсомол оешмасы секретаре була. Актив Яруллинны бик тиз күреп алалар һәм партия эшен сайларга тәкъдим итәләр, ә моның өчен башта Саратов Югары партия мәктәбен тәмамларга туры килә.
- Партия мәктәбеннән мин бөтенләй башка кеше булып кайттым, - дип искә ала Гомәр Кәримович. - Карар кабул итү, үз гамәлләрем, адымнарым өчен җаваплылыкны аңлаучы, җитлеккән шәхес булып.
Ул 1989 елда Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлый, ә 2006 елда кандидатлык диссертациясен яклый.
Азнакайда 17 ел хезмәт эшчәнлеге - тормышының мөһим этабы. Нәкъ менә биредә Яруллин грамоталы һәм перспективалы җитәкче буларак формалаша.
2000 елның апрелендә аны «Татнефть» ААҖ профком рәисе итеп сайлыйлар. Гомәр Кәримович Татарстан нефтьчеләренең һәм илнең башка субъектларыннан предприятиеләре «Татнефть» составында булган барлык профсоюз оешмаларын җыя, һәм 2002 елда конференциядә Татнефть Төбәкара профсоюз оешмасы оештырыла. Шунда ук Татарстан нефтьчеләренең иң эре оешмасы структур берәмлек буларак Нефтегазстройпрофсоюз составына керүе турында карар кабул ителә.
- Мин һәрвакыт проблемаларга намус белән якын килдем, үз һөнәремнең асылын аңлап эшләргә тырыштым, - дип искә ала Гомәр Кәримович. - Законлы алымнар һәм кораллар кулланып, без эш бирүчеләр белән аларның вәкилләре профсоюз әгъзаларының хезмәткә хокукларын бозмасын өчен барысын да эшлибез. Ләкин барлык нечкәлекләрне законда язып бетереп булмый, һәм профсоюз әгъзаларының, гаиләләренең барлык проблемаларын хәл итү безнең өчен - алар сайлаган профсоюз хезмәткәрләре өчен төп бурыч булып тора. Ахыр чиктә без баш дирижер - Компаниянең генераль директоры җитәкчелегендә барысы да бер-берсен аңлый торган, дус коллектив булдыруга ярдәм итәбез. Болар барысы да «Татнефть»не, республикабызны һәм илебезне ныгытуга хезмәт итә.
«Татнефть»нең төп байлыгы - кешеләр, дип саный Гомәр Яруллин. «Нәкъ менә алар, геологлар, бораулаучылар, нефть чыгаручылар, нефть эшкәртүчеләр, компаниянең, нефтьчеләр профессиональ союзының төп байлыгы, горурлыгы һәм даны. Аларның уңышлы хезмәте компаниянең тотрыклы үсеш факторы булып тора. Шуңа күрә биредә персоналны укыту һәм һөнәри яктан үстерү, югары квалификацияле белгечләр җәлеп итү һәм аларны саклап калу, перспективалы яшьләрне әзерләү мәсьәләләренә зур игътибар бирелә», - дип кат-кат ассызыклады Гомәр Кәримович.
Гомәр Яруллинның хезмәт кешесе мәнфәгатьләре хакына киеренке һәм нәтиҗәле хезмәт еллары артта калды. Лаеклы алмаш әзер, һәм инде җиң сызганып эшкә дә кереште.
Якты, җыйнак, уңайлы, тыныч өе булганда кеше чыннан да үзен бәхетле хис итәдер. Гомәр Кәримовичның хәләл җефете Нина Ивановна һәрвакыт уңайлылык мохиты тудыра белә, гаилә кыйммәтләрен тормышта бар нәрсәдән өстен куя. Ир белән хатын инде менә 52 ел кайгыда да, шатлыкта да гел бергә. Аларның горурлыгы - һәрвакыт янәшәдә булган балалары һәм оныклары.
Гомәр Яруллин II дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» һәм «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» медальләре, РФ Президентының Рәхмәте, ТР Президентының Рәхмәте, Энергетика министрлыгының «Ягулык-энергетика комплексының мактаулы хезмәткәре» дигән мактаулы исеме, шулай ук Россия һәм Татарстанның, «Татнефть» компаниясенең күп кенә югары бүләкләре, ФНПРның «Россия профсоюз хәрәкәте алдындагы казанышлары өчен», ТР Профсоюзлар федерациясенең «Россия профсоюз хәрәкәте алдындагы казанышлары өчен» һәм «Социаль партнерлык өчен», «РФ Нефтегазстройпрофсоюзында актив эшләгәне өчен» күкрәк билгеләре белән бүләкләнде.
Бүләкләрнең һәрберсен ул зур рәхмәт хисе белән кабул итте. Шулай да хезмәт кешеләренең аңа карата булган ышанычын үзе өчен иң югары бүләк дип саный. Һәм ул аны һәрвакыт акларга тырышкан.
Вагыйз Ибраһимов
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа