Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә әфганчылар хөрмәтенә митинг узды

2024 елның 15 феврале совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруның юбилей еллыгы.

Нәкъ 35 ел элек Совет хәрбиләренең соңгы колоннасы Әфганстан территориясеннән китә.
Безнең районнан гына да Ислам Республикасы территориясендәге низагта 696 әлмәтле катнашты, ди Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагуманов үзенең телеграм каналында.

Бүген без бу датаны хәрби хәрәкәтләрдә, шул исәптән чит илләрдә катнашу чорында Ватанга батырлык һәм тугрылык күрсәткән барлык россиялеләрне искә алу билгесе итеп билгеләп үтәбез.

Хәтер мәйданында юбилей хөрмәтенә Әфганстандагы хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан хәрбиләребезгә һәм хәзерге вакытта хәрби бурычын үтәүче сугышчыларга ярдәм итү митингы уздырылды.

Һәркемне хөрмәт итәбез һәм горурланабыз!

ТР Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагуманов телеграм каналы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса