Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә Ивановларның алтын туйлары гөрләде

8 февральдә Әлмәттә Ивановлар Александр Михайлович һәм Таисия Александровна алтын туйларын - бергә яшәүнең 50 еллыгын билгеләп үттеләр.

Әлмәт районы депутаты Н.А. Бочкарев һәм АТСВ рәисе урынбасары В.З. Хәйруллина юбилярларны кунакчыл йортларында котладылар, котлауларга Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ЗАГС коллективы кушыла.

1970 елның маенда Александр Михайлович Чистай училищесын радист-оператор белгечлеге буенча тәмамлый һәм Пермь пассажирлар агентлыгына эшкә җибәрелә.  Кадрлар бүлегендә ул булачак хатыны Таисия Александровна белән таныша, ул мәктәпне тәмамлаганнан соң кадрлар бүлеге инспекторы булып эшли.

1970 елның ноябрендә Александрны армиягә алалар. Таисия аны армиядән көтә һәм Александрның хезмәтен тәмамлагач, аның белән бергә Әлмәт шәһәренә күченә.

1974 елның 8 февралендә Александр һәм Таисия гаилә берлеген төзиләр.
Ирле-хатынлы ике ул тәрбиялиләр: Виталий һәм Сергей. Аларның өч оныгы бар.

 

 

Фото: ЗАГС

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса