Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Россиядә халык санын алган вакытта юкка чыккан биш тел ачыкланган

...

2021 елда үткәрелгән халык исәбен алу нәтиҗәләре буенча Россиядә юкка чыккан биш тел, шулай ук «йокыга киткән» бер тел ачыкланган. Бу хакта РБК Россия Фәннәр академиясе галимнәренә сылтама белән хәбәр итә.

Белгечләрнең мәгълүматлары буенча, XX йөз башыннан алып ил территориясендә 15 тел үле телләр төркеменә күчкән. Шул рәвешле, 2021 ел мәгълүматлары буенча, Россиядә 155 «тере» тел исәпләнә.

Шуңа да карамастан, җанисәп вакытында россиялеләр галимнәр тарафыннан юкка чыккан телләр рәтенә кертелгән биш телне (алеут, юг, керек, айн һәм сиреник) белүен искәрткән. Белгечләр аңлатканча, кешеләр чынлыкта бу телләрдә сөйләшә белми, ә шушы милләткә караганлыктан, аларны туган теле дип әйтә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса