2024 елда «Безнең ишегалды» программасы буенча Әлмәттә 36 территория ремонтланачак
Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагуманов туры эфир вакытында муниципаль берәмлектә программаны тормышка ашыруның нечкәлекләрен ачты.
«Безнең ишегалды» республика программасы буенча Әлмәттә 2024 елда 36 йорт төзекләндереләчәк.
"Исегезгә төшерәбез, бу масштаблы программа 2020 елдан бирле гамәлдә һәм ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов инициативасы буенча гамәлгә ашырыла", — диде Тимур Нагуманов.
Программа гамәлдә булган өч ел эчендә Әлмәт районында барлыгы 264 йорт төзекләндерелгән.
"Берничә ел рәттән ишегалларын төзекләндерәбез һәм аларны яшәү өчен уңайлы итәбез, юл япмасын үзгәртәбез, балалар мәйданчыклары, спорт комплекслары урнаштырабыз. Бик күп ишегалларында эш башкарылган инде", - дип билгеләп үтте ул.
Узган ел «Безнең ишегалды» республика программасы буенча Әлмәт районында 41 территория төзекләндерелде, ә 2022 елда 77 территория төзекләндерелде.
"Эш дәвам итә, планнарга бераз үзгәрешләр кертелә. Быел 36 йорт буенча эшләр бара. Бу йортларда яшәүче халык белән очрашулар узды. Төзелеш сезоны башлангач, подрядчы материаллар әзерләү белән шөгыльләнәчәк", — дип аңлатты Нагуманов.
Программа гамәлдә булган вакытта Әлмәт муниципаль районында барлыгы 532 ишегалды төзекләндереләчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа