Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Оборона министры Сергей Шойгу әлмәтлегә Батырлык ордены тапшырды

Сугыш кырындагы гамәлләре өчен Әлмәт хәрби хезмәткәре Александр Батырлык ордены белән бүләкләнә, аны тапшыру оборона министры Сергей Шойгу җитәкчелегендә уза.

2023 елның 15 гыйнварында штурм төркеме составында хәрби бурычны үтәү барышында, килеп туган хәлне грамоталы бәяләп, Александр сакланучы дошманга ут алып бару өчен иң отышлы чикне алырга карар итә.

Шулай итеп, лейтенант Александр җитәкчелегендәге танк дошманның терәк пункты янында була, экипаж аларга зур зыян китерә, шуның белән аны деморализацияли. Шуңа күрә, лейтенант Александр җитәкчелегендәге танк штурм төркеменең шәхси составына һөҗүмне дәвам итәргә мөмкинлек бирә.

Сугышчының якыннары әйтүенчә, хәрби хезмәткәр үз исемен һәм йөзен игълан күрсәтергә теләмәгән, чөнки әбисе яраткан оныгының махсус хәрби оперциядә булуын белми, ул авыр чирли.

"Геройларыбыз һәм Ватанны саклаучылар белән горурланабыз. Алар барысы да безнең иминлегебезне һәм тынычлыгыбызны тәэмин итәр өчен ныклык, кыюлык һәм фидакарьлек күрсәтәләр. Аларның һәрберсе алдында баш иябез!",- дип билгеләп үттеләр хакимияттә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса