Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Блокадалы Ленинградта яшәгән әлмәтлене хөрмәтләделәр

2024 елның 27 гыйнварында Ленинградның фашист блокадасыннан тулысынча азат ителүенең 80 еллыгы билгеләп үтелде.

Блокада еллары-илебез тарихының иң фаҗигале битләренең берсе.

Яклаучыларның, шулай ук шәһәр халкының ныклыгы һәм батырлыгы аркасында 1944 елның 27 гыйнварында Ленинградны азат итү мөмкин була.

Блокадалы Ленинградта яшәгән Раиса Никаноровнага кунакка Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагуманов, ветераннар советы барды, аңа истәлекле бүләкләр тапшырдылар.

"Раиса Никаноровна барлык буыннар өчен фидакарьлек һәм рух көче үрнәге. Аңа сәламәтлек, иминлек һәм күңел җылысы телибез. Баш иябез!", - диде Әлмәт районы башлыгы.

 

Фото: Әлмәт районы башлыгы телеграм-каналы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса