Әлмәттә 100 нче бала тууы теркәлде!
ЗАГС белгечләре әти-әнине Риананың тууы белән котладылар һәм аларга «Татар милли ашлары» дигән китабы тапшырдылар.
23 гыйнварда Шәрәфетдиновлар - Ленар Фәрит улы һәм Эльвира Александровна гаиләсендә күптән көтелгән кызлары Риана туа. Баланың авырлыгы 3750 грамм һәм буе 55 сантиметр.
Баланың әтисе: "Мин булачак хатыныма тәкъдим ясаган көнне абыйның кызы туды", - диде.
Аларның теләге үтәлде, һәм хәзер алар кечкенә кызлары тууга шатланалар.
Фото: ЗАГС
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа