Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

2023 елда Әлмәттә 125 мең кв. метр торак файдалануга тапшырылган

45 йортта капиталь ремонт эшләре башкарылган.

«Безнең ишегалды» программасын гамәлгә ашыру кысаларында 41 ишегалды төзекләндерелгән. 4 ел эчендә 264 йорт төзекләндерелгән. 2024 елда программага тагын 36 йорт керәчәк, дип хәбәр итә Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәте.

Фәхретдин урамындагы бульварның 3 нче чираты, Шевченко һәм Болгар урамнары ягыннан шәһәр күленең 2 нче чираты,  Совет урамындагы территория, Совет урамындагы 2 нче мөселман зираты төзекләндерелде. Шәһәр сусаклагычы реконструкцияләнде. 21 берәмлек җәмәгать транспорты сатып алынды.

Үзәк район хастаханәсенең яңа кабул итү-диагностика корпусын төзү тәмамлану стадиясендә.

Совет урамындагы 1 нче мөселман зиратының коймасы алыштырылды.

 119 км велосипед юллары төзелгән.

Алсу микрорайоны һәм Агропоселк халкы өчен гомуми табиблык практикасы офисы ачылды.

1 нче гимназиягә капиталь ремонт ясалды.

Иҗади индустрияләр мәктәбе ачылды. 

Алсу микрорайонында 110 урынга исәпләнгән яңа балалар бакчасы ачылды.

Таһиров урамындагы иң борынгы мәктәп реконструкцияләнде

Яшьләр өчен бүләк итеп, "Фабрика" яшьләр үзәген ачу булды.

 Елның тагын бер мөһим вакыйгасы-нефть югары мәктәбе кампусын ачу булды.

Барлык уңай үзгәрешләр шәһәрдә Татарстан Республикасы Рәисе ярдәме һәм «Татнефть» компаниясенең чиксез ярдәме белән бара. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса