Әлмәттә яңа елдан җәмәгать транспортында йөрү бәясе артты
Хәзер юл йөрү бәясе акчалата түләгәндә 35 сум, ә акчасыз түләгәндә 32 сум.
Әлмәт троллейбус идарәсе директоры Ришат Таҗетдинов сүзләренчә, энергия ресурсларына бәяләр арту сәбәпле, тарифлар буенча дәүләт комитетының 15 декабрьдәге карары нигезендә, җәмәгать транспортында йөрү тарифы арттырылды. Хәзер юл йөрү бәясе акчалата түләгәндә 35 сум, ә акчасыз түләгәндә 32 сум тәшкил итәчәк.
"Хөрмәтле әлмәтлеләр, сезнең уңайлылыгыгыз һәм бюджетыгызны саклап калу максатыннан, сезгә юл хакын акчасыз исәп - хисап белән түләргә киңәш итәбез", - дип билгеләп үтте Таҗетдинов.
Моннан тыш, 2024 елның гыйнварыннан җәмәгать транспортын оператив күзәтү өчен карталарда мониторинг системасы эше кертеләчәк. Шулай итеп, автобуслар һәм башка җәмәгать транспорты расписаниесе турында актуаль мәгълүмат алырга мөмкин булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа