Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәт районында ирекле янгын сүндерү частьләре оешкан өч авыл җирлегенә янгын сүндерү прицеплары тапшырылды

Коткаручы көне уңаеннан ирекле янгын сүндерү частьләре оешкан өч авыл җирлегенә янгын сүндерү прицеплары тапшырылды.

Әлмәт муниципаль районы башлыгы Тимур Нагуманов инициативасы белән ирекле янгын сүндерү командалары өчен техниканы модернизацияләү максатыннан ЛК-4П янгын сүндерү прицеплары сатып алынды.

Әлеге янгын прицеплары ирекле янгын сүндерү командаларын җиһазландыру өчен тәкъдим ителгән. ЛК-4П янгын прицепын куллануның төп өлкәсе булып торак корылмаларда, авыл хуҗалыгы объектларында, инфраструктура объектларында янгыннарны сүндерү тора.

Махсус техника конструкциясе берничә бурычны үтәргә мөмкинлек бирә: цистернадан һәм сулыклардан су һәм башка янгын сүндерү чараларын ташу. Янгын прицепы кирәкле янгын-техник корал белән җиһазландырылган.

Әлеге техника Багряж-Никольское, Бишмунча һәм Клементейкино авыл җирлекләренең ирекле отрядларына җибәреләчәк.

 

Фото: Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса