Әлмәтлеләр туй көннәренә матур даталарны сайларга тырыша.
2023 елның декабрь башыннан Әлмәт районында 90 бәхетле пар гаилә берлеген теркәп өлгергән. Алар кышкы вакытны юкка гына сайламадылар, чөнки кышкы туй - бу чын мәгънәсендә искиткеч, ул барлык кунакларга озак еллар истә калачак, ди Әлмәт ЗАГС бүлеге.
Шулай итеп, 23.12.2023 елда Әлмәт шәһәренең никахлашу сараенда 9 парның гаиләсе теркәлгән.