Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә чыршы базарларында чыршы бәясе билгеле булды

Базарлар бөтен шәһәр буенча эшли.

Яңа елга санаулы көннәр калды. Әлмәт халкы бәйрәмнең төп символын сатып ала башлый. Чыршы базарлары бөтен шәһәр буенча эшли, кечкенә һәм ике метрлы агачлар сатып алырга мөмкин.

 Агачларның бәясе 300 сумнан меңгә кадәр. Күпләр өчен яңа ел чыршысы бәйрәм символы.

Агачларны Башкортостаннан, Екатеринбургтан һәм Пермьнән алып киләләр. Бу күбесенчә наратлар, аларның энәләре шыршыга караганда озынрак, ә ботаклары өскә сузыла.

Сатып алучылар чыршыларны үзләре сайлыйлар, иң матурларын алалар. Өйгә агач алырга теләмәгән кешеләргә сатучылар чыршы ботаклары  тәкъдим итәләр. 

Яңа ел агачы гаиләләрне берләштерә. Аны бизәү өчен берничә буын бергә җыела.

Чыршы базарлары бөтен шәһәр буенча эшли. Аларда 31 декабрьгә кадәр чыршы сатып алырга мөмкин булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса