8 мең кубометрдан артык кар Әлмәт полигонына чыгарылган!
Юл хезмәтләре эшчеләре урамнарны һәм юлларны кардан азат итеп, армый-талмый эшлиләр.
Махсус техника юлны һәм тротуарларны чистарта, ә җыештыручылар җәмәгать урыннарын тәртипкә китерә.
Соңгы биш көндә шәһәребез хезмәтләре махсус билгеләнгән территориягә 8335 кубометр кар алып чыга алды, дип хәбәр итә Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәте. Бу авыр эштә бүгенге көндә 32 берәмлек махсус техника, шул исәптән самосваллар, грейдерлар, тракторлар, йөк төягечләр, кар төягечләр һәм КамАЗлар җәлеп ителгән.
Фото: Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа