Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Газета укучы анкетасы

Хөрмәтле дуслар! Без газетаның эчтәлеген һәм дизайнын (бизәлешен) яхшыртырга, әбүнәчеләрнең ихтыяҗларын мөмкин кадәр тулырак канәгатьләндерергә ниятлибез.

Газетада сезнең һәрберегез файдалы, кызыклы, актуаль мәгълүмат табуын телибез. Шуңа күрә безгә, редакциягә, газета, анда басылган материаллар турында сезнең фикерегезне белү бик мөһим.

Безнең максат - сезнең белән үзара хезмәттәшлек итү бәрабәренә газетаны тагын да матуррак һәм соралганрак итү.

Шуңа күрә сездән, хөрмәтле укучыларыбыз, анкета-сораштыру сорауларына җавап бирүегезне үтенәбез. Сезнең җавапларыгыз һәм теләкләрегез исәпкә алыначак һәм газетаны кызыклы һәм укучыларга тагы да якынрак итәргә ярдәм итәчәк.


1. Сез газетабызның әбүнәчесеме? Шулай булса, инде ничә ел языласыз?
- 1 нче ел
- 2-5 ел
- 5-10 ел
- 10 елдан артык
2. Туган елыгыз (сез ничә яшьтә):
3. Җенесегез: 
- Ир-ат
- Хатын-кыз
4. Белемегез:
- югары
- тәмамланмаган югары
- урта-махсус
- урта
- тулы булмаган урта
5. Һөнәрегез (эшчәнлек төре):
6. Газетаның түбәндә саналган темаларыннан кайсылары күбрәк ошый:
- җәмгыять
- кешеләр, вакыйгалар, фактлар
- вакыйгалар һәм комментарийлар
- көн темасы (атна темасы)
- икътисад 
- проектлар
- акцияләр
- хәйриячелек 
- сәясәт 
- рәсми хәбәрләр (район, шәһәр, респуб-лика җитәкчелеге эшчәнлеге)
- авыл хуҗалыгы
- синең кешеләрең, авыл!
- социаль өлкә (социаль яклау)
- медицина, сәламәтлек
- гаилә
- мәгариф, мәктәп тормышы
- яшьләр сәясәте
- патриотик тәрбия
- туган төбәк (туган якны өйрәнү) 
- каһарманнар безнең арада 
- безнең ветераннар
- традицияләр
- хәтер, тарихи елъязма 
- спорт, сәламәт яшәү рәвеше 
- мәдәният һәм сәнгать
- уку залы (әдәби кунакханә)
- экология, әйләнә-тирә мохит
- яңалыклар
- вакыйгалар
- хокук тәртибе
- кеше һәм закон (хокукый агарту) 
- белгеч киңәшләре
- мода
- туклану, аш-су рецептлары
- бакчачыга
- сорау-җавап
- безгә язалар (укучыларыбыз хатлары)
- ял сәгатьләрендә, кроссвордлар, ребуслар, башваткычлар, табышмаклар  
- бәйгеләр
- сораштырулар
- юмор
- реклама, белдерүләр, афиша, котлау-лар 
- башкалар (сезнең тәкъдимнәрегез)
7. Соңгы атналарда нинди мәкаләләр истә калды һәм ни өчен?
8. Кайсы рубрикалар сезгә аеруча ошый, нинди материаллар (темалар) сезгә иң кызыклысы?
9. Газета сезнең өчен мөһим һәм әһәмиятле сораулар буенча җитәрлек мәгълүмат бирәме?
- Әйе, җитәрлек 
- Әйе, җитәрлек дияргә була
- Әйе, әмма искәрмәләр белән
- Әйе дигәнче, юк дию дөресрәк булыр
- Сезнең теләкләрегез:
10. Сезнең фикерегезчә, газетабыз үз укучыларының - район (шәһәр) халкының мәнфәгатьләрен җитәрлек дәрәҗәдә чагылдырамы?
- Әйе, җитәрлек 
- Әйе, җитәрлек дияргә була
- Әйе, әмма искәрмәләр белән
- Әйе дигәнче, юк дию дөресрәк булыр
- Сезнең теләкләрегез:
11. Газета районда (шәһәрдә) барган вакыйгалар турында мәгълүмат бирү буенча сезнең ихтыяҗларыгызны канәгатьләндерәме?    
- Әйе, канәгатьләндерә
- Әйе дияргә була
- Әйе, әмма искәрмәләр белән
- Әйе дигәнче, юк дию дөресрәк булыр
- Сезнең теләкләрегез:
12. Газета яктыртылган темалар һәм вакыйгаларга эксперт бәяләмәсе, белгечләр комментарийларын укучыларга җитәрлек кадәр эзлекле рәвештә тәкъдим итәме?
- Әйе, җитәрлек 
- Әйе, җитәрлек дияргә була
- Әйе, әмма искәрмәләр белән
- Әйе дигәнче, юк дию дөресрәк булыр
- Сезнең теләкләрегез:
13. Безнең газетада сезгә нәрсә күб-рәк ошый?
14. Безнең газетада сезгә нәрсә ошамый, нинди кимчелекләрен билгеләп үтәр идегез?
15. Сезнең карашка, кискен тәнкыйть материаллары, аналитика җитәрлекме?
- Әйе, җитәрлек 
- Әйе, җитәрлек дияргә була
- Әйе, әмма искәрмәләр белән
- Әйе дигәнче, юк дию дөресрәк булыр
- Сезнең теләкләрегез:
16. Материалны бәян итүнең (тәкъ-дим итүнең) нинди формасы сезне ныграк җәлеп итә?
- Вакыйга урыныннан репортажлар
- Зарисовкалар
- Кешеләр (якташларыгыз) турында                           очерклар
- Әңгәмә
- Мәкаләләр
- Журналист тикшерүе
- Рәсми чаралардан отчетлар
- Заметкалар (кыска мәгълүмат)
- Фоторепортажлар
- Инфографика, таблицалар, диаграммалар, схемалар
- Башкалар
17. Газетада мәкалә авторларының теле һәм стиле сезне канәгатьлән-дерәме? Канәгатьләндермәсә, ни өчен?
18. Газетада иллюстрацияләр, фо-тографияләр, коллажлар, рәсемнәр сыйфаты һәм саны сезне канәгать-ләндерәме? Теләкләрегез.
19.  Газетаның бизәлеше (дизайны) ошыймы? Аны яхшырту өчен нәрсәләр тәкъдим итәр идегез?
20. Газетаның салынышын биш баллы шкала буенча бәяләгез (5 ле - бик яхшы, ә 1 ле - бик начар).
21. Газетабызның беренче битенең бизәлеше ошыймы? Ошамаса, ни өчен? Тышлык матур, игътибарны җәлеп итәрлек, мәгълүматлы, яхшы эчтәлекле булсын өчен нәрсәләр эшләргә кирәк?
22. Газетаның форматы, чыгу эзлек-лелеге, күләме, шрифты (хәрефләренең зурлыгы), бер биттәге баганалар саны сезне канәгатьләндерәме? Теләклә-регез.
23. Газетада нәрсәне үзгәртергә иде? Теләкләрегез һәм тәкъдимнәрегез.  
24. Газетабызда нинди темаларга мәкаләләрне ешрак күрергә теләр идегез?
25. Нинди рубрикалар өстәргә тәкъ-дим итәр идегез?
26. Газетада нинди сорауларга җавап ишетергә теләр идегез?
27. Сезнең фикерегезчә, газета-бызның эчтәлегендә нәрсәләрне үз-гәртергә һәм нинди темаларга күбрәк игътибар бирергә кирәк?
28. Газетабызда кайсы штаттан тыш авторларның (яки белгечләрнең) материалларын укырга теләр идегез? 

Исем-фамилиягезне, адресыгызны күрсәтү мәҗбүри түгел, әмма күрсәтсәгез рәхмәтле булыр идек.  
Тутырылган анкетаны түбәндәге адрес буенча юллый аласыз: Әлмәт шәһәре, Пушкин урамы, 64 нче йорт, «Әлмәт таңнары» газетасы редакциясе, «Анкета» дигән тамга белән. Шулай ук анкетаны турыдан-туры редакциягә китереп бирергә яки e-mail адресы буенча (atannary@yandex.ru) электрон рәвештә дә юлларга була.
Анкета сорауларына җавап җибәргән газета укучылар арасында приз уйнатылып, аны откан әбүнәчебез 2024 елның беренче яртыеллыгына газетабызга яздырылачак.
Редакция телефоны: 
8(8553) 44-05-88.

Сораштыруда катнашуыгыз һәм хезмәттәшлек итүегез өчен  алдан ук   рәхмәт белдерәбез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса