Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Баш мөхәррир сүзе

Ничек кенә булмасын, кулыңа газета тотып уку ул инде гел икенче, җәмәгать.

Ватсап, интернет әллә никадәр мәгълүмат бирә дисәләр дә, анда сине дә, күршеңне дә язмыйлар, язган очракта да ул озак сакланмый. Газета исә бөтенләй башка. Ташка баскан язма мәңгелек. 

Хөрмәтле әбүнәчеләребез! 2024 елның беренче яр-тыеллыгына газетабызга кабаттан язылу вакыты килеп җитте. «Әлмәт таң-нары»нда никадәрле ва-кыйгалар, эш-гамәлләре белән тормышыбызны, тирә-юнебезне ямьләп торучы кешеләр, сезнең күр-шеләрегез, якыннарыгыз, район тормышы, авыллар сулышы, эшлекле сөй-ләшүләр, «телле-тешле» язмалар, ислам дине сә-хифәләре һәм башкалар яктыртыла. Яңа проектлар, авыл җирләрендә уку-чыларыбыз белән оч-рашулар барыбыз өчен дә көтеп алынган мизгелләр булып торадыр. Сездән килгән хәбәрләр, сораулар газетабызны җанлы ара-лашуга этәрде. Бик күп яңа мәгълүмат, күңелгә җылылык, өмет өсти тор-ган язмалар әзерләдек, хәсрәт-борчуларыгызны бүлештек, бер сулыш белән яшәдек. Сезне борчыган мәсьәләләрне газетабызда яктыртып, фикерләрегезне газета укучыларга да җит-керү мөмкинлеге туды, билгеле бер дәрәҗәдә аларны чишү юлларын да таптык һәм алга таба да табарга тырышырбыз. 

Тамчыдан күл җыела, ди халык. Һәр татар гаиләсе бер генә газетага язылса да, милләт өчен, татар мат-бугаты өчен нинди зур фай-да булыр иде. Узган ярты елда язылучыларга яңалары да өстәлер дип өметләнәбез.

Без һәрвакыт сезнең белән! 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса