Эшләүче әниләргә бала караган өчен түләүләрне саклау турында төзәтмәләр әзерләнгән
Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы вакытыннан алда эшкә чыккан әниләр өчен иминият түләүләрен күздә тоткан төзәтмәләр әзерләгән.
Мондый йөкләмәне элегрәк Россия Президенты Владимир Путин биргән иде. Документ проекты буенча, түләүләр балага 1,5 яшь тулганчы саклана.
«Дәүләт башлыгы тарафыннан шартларны шул рәвешле үзгәртергә кушылган, хәтта әни эшли башласа да, ул барыбер ел ярымга кадәр бала карау буенча пособие алуын дәвам итәчәк. Без кыска вакыт эчендә документлар проектларын әзерләү һәм кирәкле үзгәрешләр кертү өчен максималь көч куячакбыз», – диде Россиянең Хезмәт һәм социаль яклау министры Антон Котяков.
Хәзерге вакытта пособиене түләү ата-ана эшкә чыкканнан соң ук туктатыла, дип искәртә ведомствоның матбугат хезмәте.
Исегезгә төшерәбез, Путин узган атнада Петербург халыкара форумында чыгыш ясаганда социаль ярдәмнең яңа чараларын билгеләргә кушты. Ведомствода элегрәк аңлатуларынча, пособие түләү ата-аналар өлешчә мәшгульлек форматында эшли башласа дәвам ителәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа