Тимур Нагуманов: Әлмәт территориясен киңәйтмичә сан ягыннан үсү бурычы тора
Миграция үсешен исәпкә алып, гомуми динамика шәһәрнең үсүен күрсәтә.
Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагуманов 2040-2050 елларда Әлмәт халкы ике тапкыр артачак дип белдерде. Мондый күрсәткечләр шәһәрләр үсеше стратегиясендә бар. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр итә.
«Стратегия буенча, 2040-2050 елларда Әлмәт халкы ике тапкыр артачак. Әлбәттә, бу саннарны без пандемиягә кадәр үк фаразладык, факторлар санына керттек һәм миграция агымын арттырдык. Хәзер, һичшиксез, планнарны бераз төзәтергә кирәк булачак», - диде район башлыгы.
Бүгенге көндә, Нагуманов сүзләренчә, шәһәрдә 165 мең кеше яши. Бу соңгы халык санын алу нәтиҗәләре.
«Минемчә, халык санын алу барысына да кагылмады. Әлмәт бүген-агломерация үзәге. Аның тирәсендә 100 км радиуста 650 мең кеше яши», – дип өстәде Тимур Нагуманов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа