Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Чаллы һәм Әлмәттә яшәүчеләр махсус хәрби операциядәгеләр өчен «УАЗ Патриот» сатып алган

Татарстанда ялда булган хәрбиләргә «УАЗ-Патриот» автомобиле тапшырдылар.

Машинага Чаллы хәрбиләре өчен аларның туганнарыннан һәм якыннарыннан исемле посылкалар төялгән. Хәрбиләр тиздән махсус хәрби операция зонасына китәчәк.

Автомобильне сатып алу һәм аңа капиталь ремонт өчен акчаны Чаллы һәм Әлмәт кешеләре җыйган. 

«УАЗ – Патриот» махсус хәрби операция зонасында кирәкле нәрсә, дип китерә «Чаллы-24» телеканалы хәрбиләрнең сүзләрен.

«Юлсызлык шартларында хәрәкәт итәргә туры килгәндә, бөтен җирдән дә йөри ала торган машина безгә бик зур ярдәм булачак», - дип аңлатты Крас кушаматлы хәрби хезмәткәр.

Махсус хәрби операция зонасына җибәргәнче, машинага сазлы, карлы, баткак урыннарда тест-драйв оештырганнар. «Патриот» аны уңышлы үткән.

 

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса