Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәтнең территориаль иҗтимагый үзидарәләре конкурста җиңде

Әлмәтнекеләр 2022 ел йомгаклары буенча «ТРның иң яхшы территориаль иҗтимагый үзидарәсе» конкурсында җиңүче булдылар.

Конкурсның республика этабына бирелгән 23 гаризаның 22се призер булды.

Әлмәт территориаль иҗтимагый үзидарәләре узган ел йомгаклары буенча «Татарстан Республикасының иң яхшы территориаль иҗтимагый үзидарәсе» республика конкурсында җиңүче булды. Бу хакта Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Конкурсның республика этабына 23 гариза бирелгән. 22 ТОС призер булды дип хәбәр ителә.

"Халык белән эш, шәһәр халкының уңай кире элемтәсе, үткәрелә торган җыелышларның саны һәм сыйфаты, сәламәт яшәү рәвешен саклау өлкәсендә эш, мәдәни-массакүләм чаралар, социаль якланмаган категория гражданнарга ярдәм итү, территорияне төзекләндерү һәм яшелләндерү, җәмәгать тәртибен саклау өлкәсендәге эшчәнлек бәяләнде", – диелә хәбәрдә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса