Әлмәт хәрбиләргә ярдәм итүен дәвам итә
Буржуйкалар бинаны җылытырга һәм дымлы әйберләрне киптерергә мөмкинлек бирә.
Безнең Әлмәт предприятиеләренең берсе мобилизацияләнгәннәр өчен 35 мич-буржуйка җитештергән. Буржуйкалар бинаны җылытырга һәм дымлы әйберләрне киптерергә мөмкинлек бирә.
Кемдер үз теләге белән җылы оекбашлар бәйли, стекалар ясый, азык-төлек җибәрә, ә кемдер мич ясый.
Әлмәттә мобилизацияләнгәннәрнең гаиләләренә ярдәм итү буенча штаб эшли. Барлык социаль һәм көнкүреш мәсьәләләре буенча сораулары булганнар штабка (88553) 26-01-01 кайнар линия телефоны буенча яки Ленин, 21 адресы буенча яшьләр үзәгенә мөрәҗәгать итә алалар.
Фото: Әлмәт муниципаль районы башлыгының матбугат хезмәте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа