Мөмкинлекләр җитәрлек, дөрес итеп куллана гына бел
Узган атнаның җомгасы вакыйгаларга бик бай булды.
Бу көнне калабызның «Алсу» микрорайонында Татарстан Респуб-ликасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, министрлыклар вәкилләре, депутатлар катнашында 110 урынлык яңа балалар бакчасы ачылды һәм шушы ук микрорайонда урнашкан «Адымнар» мәктәбенең актлар залында район Советының егерме бишенче сессиясе һәм шәһәр Советының егерме дүртенче утырышы булып узды.
Район башлыгы Тимур Нагуманов 2022 елда Әлмәт җирлегендә башкарылган эшләргә хисап тотты, агымдагы елга билгеләнгән бурыч-планнарны бәян итеп узды. Сессиянең төп темасы булып заманча мәгариф системасын камилләштерү һәм эшче кадрлар тәрбияләү мәсьәләсе торды. Район башлыгы үзенең чыгышында шәһәр территорияләре үсеше һәм халык санын арттыру, транспорт белән тәэмин ителеш кебек сорауларны да кузгатты.
Әлмәт районы социаль-икътисади үсеш күрсәткеч-ләре буенча республиканың муниципаль берәмлекләре арасында беренчелекне яулап килә. Уртача хезмәт хакы да 18 процентка артып, 63 мең сумнан артыграк тәшкил иткән. Моннан тыш эшсезләр саны да кимегән. Шулай да бу кимү җирле хакимиятне борчылырга мәҗбүр итә, чөнки бу район кадрларга кытлык кичерә дигәнне дә аңлата икән.
- Районга яңа белгечләр һәм яңа кешеләр кирәк. Һөнәри белем бирүгә район һәм шәһәр башкаларны үзенә җәлеп итеп торырдай булып үссен өчен тырышачакбыз, - дип ышандырды Тимур Нагуманов. Аның бу сүзләреннән соң бер генә сорау туды - яңа кешеләрне урнаштырырга урын юк, шулай булгач безнең шәһәргә өстәмә кеше нигә кирәк? Бу сорауны ишеткәндәй, шәһәрдә алга таба кунакчыллык өлкәсендәге проектларны тормышка ашыру күздә тотылуын хәбәр итте район башлыгы. Заманча кунакханә төзү шулай ук бик соралган булып чыкты. Узган елда ук телгә алынган «15 минутлык шәһәр» концепциясе дә гамәлдә булачак, дип өстәде Тимур Дмитриевич. Әлбәттә, булсын, тик торак төзегәндә аның сыйфатына игътибар бирергә онытмасыннар иде. Алга таба коммерцияле торак төзелешен үстерергә ниятләү сыйфат мәсьәләсен кабыргасы белән куя.
Район башлыгы Әлмәттә машиналар санының чамадан тыш күп булуын да әйтеп узды. Дөрес исәплән-гәндерме, юкмы, әмма 1 мең кешегә 542 автомобиль туры килүенә басым ясады башлык. Шәһәр эчендә «бөкеләр» барлыкка килүе дә шуның белән аңлатылды. Сессия барышында җәмәгать транспорты турында да сүз кузгаттылар. Бу өлкәдә автобус-троллейбусларга кытлык юк, аларны йөртердәй шоферлар җитмәгәнлеге генә ачыкланды.
Яшерен-батырын түгел, шәһәрдә һәм районда төзү-төзекләндерү эшләренең күпчелеге «Татнефть» компаниясе ярдәме белән башкарыла. Җәмгыятьнең генераль директоры Наил Маганов компания тарафыннан Әлмәт районы бюджетына миллиард сумнан артык акча бүлеп бирелгәнлеген әйтте.
Тагын 25 миллиард сум күләмендәге акчалар социаль проектларга юнәл-дерелгән булган. Наил Маганов нефть мәктәбе кампусы төзелешеннән тыш 1 нче лицей базасында халыкара телләр өйрәнү мәктәбен ачу кебек мөһим проектның тормышка ашырылачагын хәбәр итте.
Физкультура көллияте базасында Идел-Урал төбә-генең яшь спортчылары өчен интернат ачу турында да уй-фикерләр бар булып чыкты. Гомумән, нефтьчеләрнең белем һәм мәгариф системасын заманча камилләштерү уңаеннан планлаштырылган проектлары бик күп.
Мисал өчен, сәүдә-икъти-сад көллиятендә кунакчыллык мәктәбен оештыру гына да ни тора.
Әлмәт нефть институтында булган буш бүлмәләрне файдалы куллану турында да әйтеп узды Наил Маганов. Ленин урамындагы бинада кунакханә дә ачылырга мөмкин.
«Татнефть» компаниясе генераль директоры башка бик күп проектларны да атады. Шулар арасында мөселман белем бирү-агарту үзәге, киноконцертлар залы, картиналар галереясы, 5 нче мәктәптә спорт комплексы, «Теннис Сити»да тренировкалар үткәрү өчен манеж һәм башкаларны әйтеп үтәргә кирәк. Комсомол паркын да яңарышлар көтә.
Сессия барышында спорт, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга юнәлтелгән чараларга да игътибар зур булды. Шунысы кызык - район башлыгы Тимур Нагуманов электр самокатларының Әлмәттә узган ел бик популярлашуын билгеләп узса да, Наил Маганов бу уңайдан капма-каршы фикерен ярып салды.
- Велоюлларны төзегәндә без иң беренче чиратта әлмәтлеләрне сәламәт яшәү рәвешенә җәлеп итүне күздә тоткан идек. «Тәгәрмәчле диваннар» кешегә сәламәтлек китерми, ә балалар өчен алар аеруча куркыныч.
Безгә район башлыгы белән бу уңайдан нәрсә булса да уйлап табарга туры килер, мөгаен, - диде генераль директор. Һәм без Наил Өлфәт улы Магановның әйткәннәре белән тулысынча килешәбез. Чыннан да, узган елны самокатлар белән бәйле транспорт һәлакәтләре, имгәнүләр шактый булды. Бу турыда без газетабызда да даими язып тордык.
Сессия барышында политехник техникум директоры Илдар Баһманов чыгыш ясады. Ул уку йортының эшче профессияләр әзерләүдә булган мөмкинлекләре белән таныштырды. Яңа Кәшер авыл җирлеге башлыгы Лилия Гыйниятуллина исә социаль-мәдәни объектларны тө-зүдә һәм төзекләндерүдә күрсәткән ярдәмнәре өчен республика һәм район җитәкчелекләренә, нефтьчеләргә, депутатларга рәхмәтен җиткерде. Район Советы депутаты Вячеслав Колотовкин илебез иминлеген саклаучыларга күрсәтелгән гуманитар ярдәм турында тәфсилләп сөйләде.
Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Әлмәт җирлеген төбәктәге иң эре муниципалитетларның берсе дип атады. Тормыш сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән соңгы проектларның күбесе «Татнефть» ярдәмендә мөм-кин булуын да ассызыклап китте. Муниципаль бе-рәмлекләрнең, барыннан да элек, кече һәм урта бизнесны үстерү өчен җаваплы икәнлеген искәртеп узды Рөстәм Нургали улы Миң-неханов. Әлмәт районы икътисадында кече һәм урта эшкуарлар өлеше зур түгел - нибары 6,3%. Җан башына район күрсәткечләре республика буенча уртача күрсәткечләрдән дә түбән. Мәсәлән, кече һәм урта эшкуарлык өлкәсендә эшләүчеләр саны буенча 18 нче урында, кече һәм урта эшкуарлык субъектлары саны буенча 12 нче урында.
Татарстан Рәисе Әлмәт районының потенциалы зуррак булуын, шуңа күрә дә җирле хакимияткә бу уңайдан бар тырышлыкны эшкә җигәргә кирәк булачагын әйтте. Авыл хуҗалыгы тармагында да район бар мөмкинлекләрен кулланып бетерми.
Ел йомгаклары буенча агросәнәгать комплексы рейтингында Әлмәт районы 39 нчы урында гына. Терлекчелекне, сөт җитештерү тармагын үстерү өчен инвесторларны җәлеп итәргә дигән киңәшен дә бирде Рөстәм Миңнеханов. «Сез 44 тонна гына сөт җитештерәсез. Ә менә күршедәге Азнакай районы 200 тоннага якын сөт җитештерә. Кукмара - 415 тонна. Туфрак сыйфаты Әлмәт районында Кукмараныкына һәм башка районнарныкына караганда яхшырак та бит югыйсә. Бу мәсьәләгә аеруча игътибар итәргә кирәк», - диде ул.
Рөстәм Миңнеханов үзенең чыгышында рес-публика программаларына да тукталып узды. Шулар арасыннан «Безнең ишегалды» программасын аерым билгеләп үтте, аны уңышлы гамәлгә ашыруда «Татнефть»нең ярдәме зур булуын ассызыклады. 2020 елдан бирле республикада 3379, шул исәптән Әлмәт районында 255 ишегалды төзекләндерелгән, шуларның 78 е узган елда. Рөстәм Миңнеханов юллар төзелешенә тукталып, Әлмәт өчен Шәле-Баулы автомобиль юлы проектының (Алексеевск - Әлмәт участогы) әһәмиятен аерым билгеләп узды.
Юллар темасыннан җә-мәгать транспортына күчеп, соңгы елларда Әлмәттә пассажирлар йөртүне оештыру проблемалы булып кала бирүен әйтте. Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, муниципалитетка пассажир транспорты паркыннан нәтиҗәле файдалануны, маршрут челтәрен дөрес төзүне, заманча цифрлы технологияләр мөмкинлекләрен куллануны тиешле дәрәҗәдә оештырырга кирәк. Торак-коммуналь хуҗалык мәсьәләләре дә Әлмәттә көнүзәк булып тора. Бу уңайдан эшнең сыйфатын күтәрергә кушты Татарстан Рәисе.
Сессия барышында бик күп мөһим мәсьәләләр күтәрелде, күп кенә фи-дакарьләргә дәүләт бүләк-ләре тапшырылды. Тик шулай да утырыш барышында авыл мәктәпләренә кагылышлы сорауларның бөтенләй телгә алынмавы күңелдә китеклек калдырды. Утырышта, форсаттан файдаланып, бу уңайдан булган мәсьәләләрне дә яктыртырга кирәк булгандыр, мөгаен.
Резеда Исмәгыйлева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа