Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәт районы башлыгы чипланган эт турындагы бәхәскә нокта куйды

Әлмәтлеләр сары биркалы этләрнең көчекләр алып кайтып, үрчүләрен дәвам итүләренә зарланды, гәрчә мондый бирканың булуы хайван стерилизация узган дигән сүз.

 Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагуманов туры эфирда бу имеш-мимешләрне кире какты һәм аларны ялган дип атады.

Муниципалитет җитәкчесе пабликларда чипланган эт турында ялган мәгълүматның таралуын күрүен билгеләп үтте.

"Үсеш департаменты белән без бу мәгълүматны тикшердек. Бу ялган, бу дөрес түгел. Зинһар, рәсми мәгълүматны күзәтегез, имеш — мимешләр һәм гайбәтләр түгел",-  диде ул.

"Әгәр берәр хайван сезне борчый икән, департаментка мөрәҗәгать итегез, без моны эшләячәкбез. Ләкин шуны аңларга кирәк, бүгенге көндә хайваннар бернинди куркыныч тудырмыйлар. Безгә алар белән бергә яшәргә өйрәнергә кирәк — әлбәттә, алар куркыныч тудырмасалар", — дип өстәде Нагуманов.

Йортсыз этләр борчыган кешеләр үсеш департаментына 8 (8555) 37-55-47 телефоны буенча шалтырата яки «ВКонтакте» социаль челтәрендә район башлыгына  хәбәр яза ала. Заявкалар оператив рәвештә эшкәртелә, хайваннар территориядән алына, алар белән билгеле процедуралар үткәрелә, шуннан соң аларны яшәү тирәлегенә кире кайтаралар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса