Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә мобилизацияләнгән гражданнарга һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү эше дәвам итә

Шәһәребездә мобилизацияләнгәннәргә һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү буенча актив эш алып барыла.

Ярдәм өлешчә мобилизацияләү кысаларында чакырылган ир-атлар гаиләләрендә туа торган көнкүреш һәм тормыш мәсьәләләрен хәл итүне үз эченә ала.

Социаль һәм көнкүреш мәсьәләләре буенча мобилизацияләнгән гражданнарның туганнары штабка 8(8553) 26-01-01 кайнар линия телефоны буенча мөрәҗәгать итә алалар.

"Нур" үзәгендә мобилизацияләнгән гражданнар гаиләләренә психологик ярдәм оештырылган.

Исегезгә төшерәбез мобилизацияләнгән гражданнарның балалары өчен ташламалар:

* чираттан тыш балалар бакчасына урыннар бирелә һәм гаилә аның өчен түләүдән азат ителә,

• 1-11 сыйныф укучылары бушлай кайнар ризык белән тәэмин ителә, мәгариф, спорт, мәдәният, балалар һәм яшьләр эшләре идарәсе карамагындагы түгәрәкләрдә һәм секцияләрдә бушлай дәресләр алып була.

Гаиләләргә эш эзләүдә, һөнәри белем бирүдә һәм өстәмә һөнәри белем алуда, социаль һәм башка түләүләр рәсмиләштерүдә, психологик һәм юридик ярдәм күрсәтелә.

Әйтергә кирәк, мобилизацияләнгән барлык гражданнарга да кредит каникуллары бирелә. Шулай ук аларның эш урыннары сакланыла.

Әлмәт шәһәре прокуратурасында мобилизация сораулары буенча кайнар линия оештырылды. Телефон: 8 (8553) 32-59-33.

 

 

Фото: Әлмәт муниципаль районы башлыгының матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса