Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәт юлчылары Яңа ел бәйрәмнәрендә дә эшләде

Әлмәттә юлчылар шәһәр халкы яхшылап ял итсен өчен тырышты.

Кар чистарту һәм чыгару 31 декабрь киченә кадәр дәвам итте. Ә Яңа елның беренче гыйнварында ук шәһәр автомобиль юллары идарәсе  шәһәр урамнарында тротуарларны, тукталыш мәйданчыкларын һәм велоюлларны механик чистарту белән шөгыльләнә башлады. Тиз арада карны чыгару оештырылды.

000 диспетчерлык хезмәтенә төрле мәсьәләләр буенча 131 заявка килгән һәм алар вакытында хәл ителгән. 1-8 гыйнварда идарәче компанияләр тарафыннан йорт яны территорияләреннән һәм тротуарлардан 500 куб кар чыгарылган, 45 берәмлек техника җәлеп ителгән. 195 күп фатирлы йорт түбәсе  чистартылган.

Бәйрәмнәр вакытында ишегалды территорияләрен боздан һәм кардан чистартылды, шулай ук бозлавык белән көрәштеләр.  Куелган бурычны үтәүдә «Алсу», «Комфорт» һәм «Жилбытсервис-М» идарәче компанияләре аеруча уңышка иреште.

"Безнең юлчыларның сыйфатлы эше Әлмәт халкына һәм кунакларга яңа ел матурлыгын күрергә мөмкинлек бирде", - дип хәбәр итә Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәте.

 

 

 

Фото: Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса