Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагуманов социаль челтәрләрдә шәхси битләрне алып бару сыйфаты буенча иң яхшылар рәтендә

Экспертлар Telegram, «ВКонтакте» һәм «Одноклассники»да җитәкчеләр битләренә анализ ясады.

Татарстанда «Диалог Регионы»  экспертлары муниципаль район һәм шәһәр округлары башлыкларының социаль челтәрләр сыйфатын түбәндәге параметрлар буенча бәяләделәр: катнашу мәйданчыклары саны, контент сәясәте, текстлар, фотографияләр, видеороликлар һәм комментарийларга җаваплар сыйфаты һәм башкалар.

Агымдагы елның 4 кварталы нәтиҗәләре буенча социаль челтәрләрдә шәхси битләрне иң сыйфатлы итеп  Яңа Чишмә районы башлыгы һәм Мөслим районы башлыгы аерылып торган.

Социаль челтәрләрдә шәхси битләрне алып бару сыйфаты буенча топка шулай ук Менделеевск, Чүпрәле, Кама Тамагы, Әлмәт, Югары Ослан, Апас, Арча, Буа, Питрәч һәм Тәтеш районнары башлыклары керде.

Тулаем алганда, республика муниципаль районнары һәм шәһәр округлары башлыкларының 93% ы социаль челтәрләрдә битләр алып бара, аларга 150 меңнән артык кулланучы язылган.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса