Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә «Чыршы» оператив-профилактик чарасы башланды

Аның кысаларында урман участокларын көчәйтелгән патрульләштерү оештырылды.

Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан Әлмәт урманчылыгы Яңа ел чыршыларын һәм башка ылыслы агачларны законсыз әзерләүне булдырмауга юнәлдерелгән чаралар үткәрә.

Чараның максаты -ылыслы агачларны законсыз кисүдән саклау.

Агачларны законсыз кисү, урман үсентеләрен зарарлау гражданнарга – 3-4 мең, вазифаи затларга – 20-40 мең, юридик затларга 200-300 мең сум күләмендә административ штраф салуга китерә. Моннан тыш, зыян капланырга тиеш.

Урман законнарын бозуның барлык фактлары турында урман саклау номерына 8-800-100-94-00, шулай ук "Әлмәт урманчылыгы"  8 (8553) 32-87-14, 8 (8553)32-87-12 номерлары буенча хәбәр итәргә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса