Әлмәттә хәйрия фестивале узачак
Фестиваль илнең 7 шәһәрендә уза.
Әлмәттә 8-10 декабрьдә драма театры бинасында "Снежность" ХІХ балалар хәйрия театраль фестивале узачак. Чара эшмәкәр һәм меценат Андрей Комаров ярдәме белән үткәрелә.
Быел фестиваль җиде шәһәрдә уза:Первоуральск, Екатеринбург, Чиләбе, Озерск, Әлмәт, һәм беренче тапкыр – Ижевск һәм Петропавловск-Камчаткада.
Әлмәт сәхнәсендә Мәскәү курчак театры, Яр Чаллы татар драма театры һәм Ульяновск курчак театры чыгыш ясаячак.
8 декабрьдә балалар нәшриятлары катнашында китап ярминкәсе узачак.
Фото: www.snegnost.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа