Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә волонтерларны хөрмәтләделәр

Иң нык юмарт ярдәм итүчеләр пенсионерлар булган.

"Әлмәт районы иреклеләре сафында 8420дән артык кеше исәпләнә. 65 волонтерлык берләшмәсе эшли. Үз вакытларын һәм көчләрен җәмгыять файдасына риясыз бирергә әзер әлмәтлеләр бик күп, алардан башка без булдыра алмыйбыз". Волонтерлык юнәлешләре бик күп: социаль волонтерлык, спорт волонтерлыгы, мәдәни, экологик, донорлык, медиа-волонтерлык һәм башкалар. Түләүсез ярдәмнең һәр юнәлеше җәмгыять файдасына мөһим һәм кыйммәтле. Бөтен шәһәр исеменнән, тырышлыгыгыз һәм хезмәтегез өчен рәхмәт белдерәм",-дип котлады аларны район башлыгы Тимур Нагуманов.

Соңгы берничә айда битараф булмаганнарның эшчәнлеге аеруча сизелә. Сентябрь азагыннан шәһәрдә «Үзебезнекеләрне ташламыйбыз» дигән штаб үз ишекләрен ачты. Эш дәверендә ул Россия хәрбиләренә 2 тоннага якын йөк җибәрергә ярдәм итте.

 29 сентябрьдән махсус хәрби операция зонага волонтерлар бер тоннага якын ризык җибәргәннәр. Медикаментлар, киемнәр, шәхси гигиена әйберләре шулкадәр күп булган ки, берәү дә аларны килограммлап санамаган. Барлыгы 15000 исем теркәлгән. Иң нык юмарт ярдәм итүчеләр пенсионерлар булган. 

 

 

Фото: Тимур Нагумановның телеграм-каналы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса