Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә яңа торак йортны йомгаклау тикшерүе уза

Тикшерү тәмамлангач, объектка проект документациясенең туры килүе турында бәяләмә биреләчәк.

Әлмәттә Гафиатуллин ур., 62 адресы буенча урнашкан инженер челтәрле яңа торак йорт ТР дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе тарафыннан йомгаклау тикшерүе уза. Бу хакта ТР дәүләт төзелешен күзәтү инспекциясенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Быелның языннан биредә бинаның җир өсте өлешендәге конструкцияләрне (эчке бизәү эшләре, фасад эшләре, эчке инженер челтәрләрен: җылыту, вентиляция, су белән тәэмин итү, электр белән тәэмин итү, аз агым системаларын монтажлау эшләре) һәм җир асты паркингын монтажлау эшләре алып барылды», – дип хәбәр иттеләр ведомствода.

Хәзерге вакытта барлык төзелеш эшләре тәмамланган.

Яңа кирпеч йортта - 15-16 кат, гомуми мәйданы 8691,40 кв.метр булган 136 фатир бар.

Йомгаклау тикшерүе тәмамлангач, кимчелекләр булмаган очракта объектка проект документациясенең туры килүе турында бәяләмә биреләчәк.

 

Фото: ТР дәүләт төзелешен күзәтү инспекциясенең матбугат хезмәте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса