Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Гаилә бәхете ана кулында

Әниләр көне! Салкын, гамьсез көзге көннәргә ямь, үзенә күрә бер җылылык, яктылык өсти торган бәйрәм бу!

Дөньяга аваз салуга ук безне үзенең ышанычлы канаты астына алып, җил-яңгырдан саклап үстергән, олы тормыш юлына аяк бастырган кадерле кешеләребез - әниләребез алдында без мәңге бурычлы.

Хатын-кызның бәхете гаилә бөтенлегендә, балаларда, диләр. Бу һичшиксез шулай. Районыбызның матур, төзек авылларыннан берсе булган Яңа Кәшердә дә нәкъ менә шундый бәхетле, үрнәк әниләр гомер кичерә. Әйе, аларның һәрберсенең үз язмышы, үз тормышы.

 

Балалары өчен җан атып, аларның уңышлары өчен куанып гомер кичергән аналар моңсу бүген - газиз улкайларын илебез иминлеген якларга дип чит-ят җирләргә алып киттеләр бит. Яңа Кәшер авылыннан гына да уникеләп егет мобилизацияләнгән икән. Уллары белән берлектә аларның әниләренең дә йөрәкләреннән сагыш саркый, алар да сынау уза.

 

- Ана кеше баласын кечкенәдән ничек тәр-бияләсә, үсеп җиткәч шу-ның җимешләрен татый инде. Балалар - ул синең тормышыңның көзгесе. Анда үзеңнең уй-фикерләреңнең чагылышын, җитешмәгән якларыңны, хаталарыңны күрәсең. Ходайга шөкер, өч балабызны да хезмәт белән тәрбияләп үстердек. Тормыш сынауларын узганда бирешмәслек итеп. Кече улым Илнур бүген илебез иминлеген сакларга китте. Аңа исәнлек теләп торам, - ди Флера Равил кызы Сәйфуллина.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Бу ягымлы ханым тормыш иптәше Шәүкәт белән өч малай үстергәннәр. Яңа Кәшер авылына 90 нчы елларда Үзбәкстан якларыннан күченеп кайтып төпләнгәннәр икән үзләре.

- Тормыш иптәшем дә, үзем дә шул Үзбәкстанда туып-үскән кешеләр. Әле дә хәтердә, Әлмәттә туганнарыбызда тукталган чак. Телевизор карап утырганда «Яңа Кәшер авылына электрик кирәк, торак белән дә тәэмин итәбез» дигән белдерүне күрдек. Ә минем Шәүкәт - электрик. Шулай итеп башта ул Яңа Кәшергә кайтып урнашты. Алга таба коттедж, каралты-кураны тәртипкә китерергә дип аңа төзелеш материаллары да бирделәр. Йортны рәтләп, ремонтлар ясагач, ике бала белән мин дә Яңа Кәшергә күченеп кайттым. Каенанам һәм башка туганнарым да шушында килеп урнаштылар. Әле мал-туарны да вагонга төяп алып кайттык без. Мин үзем рус теле укытучысы, Ташкентның Пушкин исемендәге әдәбият институтын тәмамладым. Туксанынчы елларда, хәтерегездә булса, күпләр Үзбәкстаннан күченеп китәргә мәҗбүр булдылар. Яңа Кәшергә килеп төпләнү, яңа тормыш башлап җибәрү, әлбәттә, җиңел булмады. «Балаларың, гаиләң янәшәдә булган җир - менә шул синең туган җирең, шулай кабул ит, кайгырма, бар да яхшы булачак», дип тынычландырды ирем. Ул хак-лы булып чыкты. Якыннарым янәшәдә, ә дусларымны шушы Яңа Кәшер авылында таптым. Коттеджда ун ел яшәдек. Аннан соң безгә җир бүлеп бирделәр дә, менә шушындый зур йортны алты ел дәвамында бетереп чыктык. Егерме еллап торабыз инде шушында. Дөнья булгач, кеше язмышында да төрле чаклар була. Гаиләбез имин, балалар тук, сәламәт, каралган булсын өчен өчәр сыер тоттык, җиде еллап базарга сөтен, каймагын, кортын сатарга йөрдем. Бүген инде сыерыбыз юк, шулай да биш үгез, унбиш сарык асрыйбыз. Без Азиядә торган кешеләр, көрдек сарыклары тотабыз. Шәүкәт гел колхозда эшләде. Анда, үзегез беләсез, тотрыклы хезмәт хакы юк, ә мин үзем мәктәп-интернатка тәрбияче булып эшкә урнаштым. Төп-төгәл 32 ел була инде анда эшли башлавыма. Мине биредә бик җылы кабул иттеләр. Барысына бик зур рәхмәт. Миләүшә Илгизовнага, Лилия Марсовнага, коллективка - рәхмәттән башка сүз юк. Каенанам да, каенатам да исән әле, алар балаларны карашты, мин үзем гел эшләдем. Өч ул үстергәннәр мине аңлар, авыл җирендәме, кайдамы, малайларны хезмәт белән үстерергә кирәк. Әнием дә мине гел шуңа өндәп килде. «Бала газиз, ә тәртип аннан да газизрәк, иң мөһиме - тәртипле булсыннар», ди торган иде мәрхүм, урыны җәннәттә булсын. Өч улымның һәрберсенә дә көндәлек эш язып калдыра идем. Эшкә киткәндә шул биремнәр язылган кәгазьне суыткычка беркетәм. Шулай итеп улларымның берсе тирес түксә, икенчесе сыер сава, өченчесе йортны җыештырып, табак-савыт юа. Тәмле ашар өчен, өстәлдә җиләк-җимеше, татлысы, баллы ризыклар өзелмәсен өчен әнигә сөтне базарда сатып кайтырга кирәк, шуңа сыер савылып, банкаларга тутырып куелган булырга тиеш - менә шундый кагыйдә белән яшәп үсте өч улым.

Шәүкәт тә гел эштә булды, аның белән тигезлектә гомер итүемә Ходайга рәх-мәтлемен, ул бик яхшы кеше, 37 ел бергә тату гына  яшибез. Аллага шөкер, олы улымны да йортлы иттек, алар безнең каршыда гына яшиләр. Йортларының нигезен дә үзем акча юнәтеп эшләттем, әле эшчеләрен дә үзем эзләп таптым, аннан соң Актаныш якларына барып борыс өй заказать итеп кайтарттым. Менә шундый тынгы белмәс җан инде мин. Хәзер, тәрәзәдән карагач, аларның йортында ут янып торса, күңелем тыныч инде.

Иртәнге якта сәхәр ашаганнан соң, балаларым иминлеге өчен догаларны күп итеп укыйм. Мин башка аналарга да шулай эшләргә киңәш итәр идем. Өч яшькә кадәр баланы яратып, сөеп туя алмаска, аннан соң тәрбияләргә, ә инде балигъ булгач, көн дә аларның бәхетле булуларын теләп дога укырга кирәк. Ихластан әйтәм - кабул була. Бу тормышта ачысын да, төчесен дә татырга туры килде килүен. Уртанчы улым Равил үзебез белән тора, зур ярдәмчебез. Мобилизацияләнгән кече улым Илнур политехник техникумны тәмамлады, озак вакыт «Мириданс» ансамбленә йөрде. Аннан соң Казанда энергетика институтын бетерде. Әтисе һөнәрен сайлады. Красноярскида космик гаскәрләрдә хезмәт итеп кайтты, өйләнде. Шуңа куанам бүген - аның гаиләсен дә зур тырышлык-лар куеп йортлы иттек. Ходайга мең шөкер, оныкларыбыз да бар. Мин бүген бик бәхетле ана. Гаилә бәхете, һичшиксез, беренче чиратта хатын-кыз кулында. Ә хатын-кызның көчлелеге - янәшәсендә яраткан кешесе, тормыш юлыннан бергә атлаучы ышанычлы ире булуда. Ялгышканда да кичерә белергә кирәк. Шушы сыйфатлар бәхеткә китерә дә инде, - ди Флера ханым.

Яңа Кәшер авылында туып-үскән күпбалалы ана Гөлчәчәк Садриева да үзен бик бәхетле дип саный. Ул да сентябрь аенда үзенең сөекле улы Илфирны илебез иминлеген сакларга озаткан. Тормыш иптәше - шушы авылның асыл егете Шаһадәт белән тугызынчы сыйныфта ук танышкан булганнар. Бергә гаилә корып, ике кыз, бер малай үстергәннәр. Шаһадәт Садриев хәләл җефетен мактап бетерә алмый.

- Гөлчәчәк искиткеч ягымлы, сабыр холыклы хатын инде ул. Мин киресенчә дуамалрак холыклы. Минем өчен ул чын идеал. Миннән алты яшькә кечерәк булса да, тормышның тоткасы ул. Уйлап кына карагыз, 25 ел каенана белән күгәрченнәрдәй гөрләшеп яшәгән килен бит Гөлчәчәгем. Балалар да өчәү, хуҗалык та гел зур булды. Сыер булмаса да, бүген куянын да, сарыгын, тавыгын да күпләп үрчетәбез. Мин инде хәзер ялда, ә Гөлчәчәк «Җәлилнефть»тә эшли. Кладовщик диләр иде элек, хәзер распределитель дип атыйлар аның һөнәрен. Иртүк вахтага утырып чыгып китә дә, кичке алтынчыларда кайтып керә. Көн дә юлда. Менә шундый уңган-булган минем хатын. Ул пешергән коймак, бәлешләрне балалар да, кияүләр дә, оныклар да бик яратып ашый. Куян бәлешен аеруча тәмле итеп пешерә инде менә, телеңне йотарлык. Характерым бик хуш китәрлек түгелен әйткән идем инде. Әле безнең мә-хәббәт мин колхозда тракторист булып эшләгәндә кабынганын да әйтми булдыра алмыйм. Ай-яй сабыр булды инде. Бүген шуларны искә алам да, минем Гөлчәчәктән дә идеальныйрак хатын, әни юктыр, дип уйлап куям. Менә улыбызны авылыбыз патриотлары белән бергә илебезне сакларга, якларга дип озаттык. Аларның Украинада булуын беләбез, әмма кайда икәнен белмибез. Алай телефоннан сөйләшеп торабыз. «Бар да яхшы, кайгырмагыз», гына ди инде алар барысы да. Безгә Гөлчәчәк белән шул да җитә. Тавышын ишетсәк, исән-имин икән, дип куанабыз, - ди Шаһадәт.

Әйе, чыннан да, балалар гына түгел, ә бөтен җәмгыять аналар канаты астында. Бу күркәм кешеләрнең иңнәренә  зур йөк - гаилә мәшәкатьләре дә, һөнәри эшчәнлек тә, бала тәрбияләү дә төшә шул. Әлмәт җирлегенең барлык әниләренә озын гомер, имин көннәр телибез. Балаларыгызның куанычын гына күреп яшәргә язсын, күңелегез тыныч, килер көннәрегез матур булсын!

 

Резеда Исмәгыйлева

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса