Әлмәттә сәяси репрессия корбаннарын искә алдылар
Рәсми мәгълүматлар буенча, алтмыш миллионнан артык граждан репрессия корбаны булган.
1920-нче еллар ахыры — 1950-нче еллар башы, СССР тарихында массакүләм репрессияләр булган авыр чор.
⠀
1991 елдан бирле сәяси репрессия корбаннарын искә алу көнен Россиядә ел саен 30 октябрьдә билгеләп үтәләр.
⠀
27 октябрьдә Әлмәттә сәяси репрессия корбаннарын искә алдылар. Сәяси репрессия корбаннарына куелган һәйкәл янындагы мәйданга ветераннар, башкарма комитет вәкилләре һәм шәһәр халкы җыелды.
⠀
Репрессияләнүчеләрне бер минут тынлык белән искә алдылар һәм һәйкәлгә чәчәкләр салдылар.
Фото: Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа