Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәтлеләргә Әлмәт сусаклагычы ярын төзекләндерү буенча сораштыру узарга тәкъдим итәләр

Әлмәт бөтенроссия кече шәһәрләр конкурсында катнаша.

Әлмәт халкы Бигәш урамыннан ипподромга кадәр Әлмәт сусаклагычы ярын төзекләндерү турында үз фикерләрен әйтә ала. Сораштыру монда.

Әлмәт беренче тапкыр бөтенроссия кече шәһәрләр конкурсында катнаша. Архитекторлар һәм шәһәр мохитен үстерү белгечләре проектны әзерли башладылар һәм командага әлмәтлеләрнең катнашуы бик мөһим.

"Сез җәйдә яки кышта территориянең ничек булуын, нинди чаралар уздырылуын һәм төзекләндерелгән очракта нәрсә күрергә теләгәнегезне генә әйтә аласыз", – диелә анда.

Сораштыру нәтиҗәсендә, архитекторлар Әлмәт сусаклагычына шәһәр халкы өчен уңайлы һәм кирәкле урын булсын өчен, проектка ничек эшләргә кирәклеген аңларлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса