Бер ел эчендә Әлмәт районында Бөек Ватан сугышында катнашкан 13 кеше вафат булган
Бүгенге көндә Әлмәт муниципаль районында 46 меңнән артык пенсионер яши.
2021 елдан 2022 елга кадәр Әлмәт районы Бөек Ватан сугышында катнашкан 13 кешенең гомере өзелгән. Бу хакта «Татар-информ»га администрация хәбәр иткән.
Бүгенге көндә Әлмәт муниципаль районында 46 меңнән артык пенсионер яши. Шуларның 868е (2021 елда 1132се) Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм тол хатыннары, шул исәптән: 17се (2021 елда 30ы) Бөек Ватан сугышы инвалидлары; җидесе (сигезесе — 2021 елда) «Германияне җиңгән өчен», «Японияне Җиңгән өчен» медальләре белән бүләкләнгән затлар; бер Ленинград блокаднигы; өч фашист концлагерьлары тоткыны; 636 (832-2021 елда) тыл хезмәтчәне; 204 (257 — 2021 елда) Бөек Ватан сугышында катнашучыларның тол хатыннары.
Шулай ук юбилярларны — Бөек Ватан сугышы ветераннарын тәбрикләү буенча эш алып барыла. Быел гыйнвардан сентябрьгә кадәр 224 ветеран һәм Бөек Ватан сугышында катнашучыларның тол хатыннары хөрмәтләнде.
"Ветераннарга һәрьяклап ярдәм күрсәтелә. Аларның барысы да предприятиеләргә, территориаль иҗтимагый үзидарәләргә һәм авыл җирлекләренә беркетелгән. Аларның һәркайсы ярдәмгә, игътибар һәм кайгыртуга мохтаҗ", — дип билгеләп үтте администрациядә.
Өлкәннәр декадасы чорында Әлмәт районында предприятиеләр, оешмалар, авыл җирлекләрендә тантаналы чаралар узачак. Учреждение җитәкчеләре шулай ук пенсионерларның өйләренә барачак. Визитлар барлык ковидка каршы чараларны оештырып башкарылачак.
Моннан тыш, 1 октябрьдән атналык шимбә көзге ярминкәләр башланачак, аларда шәһәр һәм район халкы социаль яктан түбән бәядән фермер продукциясе сатып ала алачак.
Авыл җирлекләрендә ялгыз пенсионерларга бакчаларны җыештыруда ярдәм күрсәтеләчәк. Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге тарафыннан пенсия һәм пенсия алды яшендәге гражданнар өчен «вакантлы эш урыннары ярминкәсе» планлаштырылган. Өлкән яшьтәге гражданнарга белгечләр киңәшләр бирәчәкләр һәм аларга төрле эш вариантлары тәкъдим итәчәкләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа