Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә мобилизацияләнгәннәргә ярдәм максатыннан штаб төзелде

Хәзер шулай ук мобилизацияләнгәннәр өчен база җыелмаларын туплау буенча эш алып барыла.

Әлмәттә мобилизацияләнгәннәргә ярдәм итү өчен штаб төзелде. Штабны шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Айнур Исхаков җитәкли. Бу турыда телеграмда туры эфирда район башлыгы Тимур Нагуманов сөйләде.

"Штаб составына барлык хезмәтләр дә диярлек кергән, шуңа күрә штаб мобилизацияләнгәннәрнең гаилә әгъзалары өчен торак, көнкүреш, оештыру характерындагы мәсьәләләр белән оператив режимда шөгыльләнәчәк", – дип сөйләде Тимур Нагуманов.

Шулай ук район башлыгы Татарстан сугышчыларына акча җыю уңаеннан эшмәкәрләр, җирле халык күп тапкырлар мөрәҗәгать итте, дип өстәде.

«Бу эш хәзер дә алып барыла. Бу эшкә депутатлар корпусын җәлеп иттеләр. Акча җыю оештырыла. Ярдәм итәргә теләүчеләр миңа комментарийларда яза ала, йә эшмәкәрләр белән эшләү бүлегенә мөрәҗәгать итә ала», – диде Тимур Нагуманов.

Шулай ук хәзер мобилизацияләнүчеләргә кирәкле база җыелмаларын туплау  буенча эш алып барыла: йокы капчыклары, шәхси әйберләрне йөртү өчен рюкзаклар, термокием һәм башкалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса